3 ноябрьдә Шаран авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексында Башкортостан Республикасы укучыларының XXVI Спартакиадасы зачетына 2009-2011 елларда туган егетләр арасында Көрәш буенча зона республика ярышлары узды.
Ярышларда Бакалы, Илеш, Краснокама, Чакмагыш һәм Шаран районнарыннан 45 спортчы катнашты. Чарада безнең спортчылар түбәндәге урыннарны яуладылар:
2 урын - Айнур Әхмәтов, Вячеслав Әхмәтов.
3 урын - Илназ Уразаев, Илмир Ямалиев, Әмир Муллаянов, Азамат Шәрәпов, Илнур Гыйрфанов.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча тренер Илдар Ямалиев командасы 3 урынны алды.
Спортчыларыбызны һәм тренерыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга алга таба да спортта уңышлар телибез!