2023 елның 10 ноябрендә Югары Яркәйдәге физкультура - сәламәтләндерү комплексында 11 сыйныф укучылары арасында түбәндәге сынау төрләре буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын кабул итү узды:
-Югары перекладинада эленеп торудан күтәрелү.
-Идәнгә ятып кулларны бөгү һәм сузу.
-Гимнастика эскәмиясендә басып торып алга таба авышу.
-Ике аяк ярдәмендә этәрү белән урыннан озынлыкка сикерү.
-Гәүдәне аркада ятып күтәрү.
-Электрон коралдан 10 метр ераклыкка терсәкләре белән өстәлгә таянып утыру позициясеннән ату.
Яшь буенча сынау төрләре турында тулырак рәсми сайтта белергә мөмкин ( https://user.gto.ru/norms ).