2023 елның 17-18 ноябрендә Әлшәй районы Раевка авылында "Республика ветераннар спорт фестивале" узды.
Фестиваль программасына 5 төр кертелде:
- дартс;
- идәндә ятып кулларны бөгү һәм сузу;
-йөзү 4х50 метр эстафетасы;
- тупны баскетбол кәрзиненә ыргыту;
- гәүдәне ятып торудан күтәрү.
Фестивальдә республиканың муниципаль берәмлекләре һәм шәһәр округларының 19 командасы, шул исәптән Илеш районы командасы да катнашты:
-Хөснетдинов Вәсил Фәнәви улы;
-Хөснетдинова Илүсә Шәрифҗан кызы;
-Хөснияров Салават Рәфит улы;
-Хөсниярова Люция Рифкать кызы.
Безнең районны лаеклы тәкъдим иткәнегез өчен, максатчанлыгыгыз һәм яңа җиңүләргә омтылуыгыз өчен, катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!