+17 °С
Болытлы
18 декабрьдә Римма Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча халыкара турнир узды.
Илеш спортчылары яхшы физик әзерлек һәм осталык күрсәттеләр.
Аскар Аллагулов (60 кг авырлыкта) көмеш медаль яулады.
Спортчыбызны һәм М. Гәрәев исемендәге спорт мәктәбенең тренер-укытучы Илдар Ямалиевны яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз. Аларга алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез!