+12 °С
Болытлы
21 декабрьдә Карабаш авылы спорт-культура үзәгенең спорт залында «Кыш Бабай призына күңелле стартлар» дигән кышкы спорт бәйрәме узды.
Балалар спорт залына яңа ел кәефе белән килделәр. Анда М.Гәрәев исемендәге спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Илдар Ямалиев әзерләгән ярышлар мавыктыргыч үтте. Һәр катнашучы биремнәрне үтәргә һәм финишка беренче булып килергә тырышты.
Судьялар бригадасы ярышлар барышын күзәтте һәм катнашучыларны грамоталар, медальләр белән бүләкләде, ә ахырда һәркайсы татлы приз алды.
Чара барышында балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм энергия заряды алдылар.