+12 °С
Болытлы
20 декабрьдә Татарстан Республикасы Мөслим авылының «Яшьлек» спорт мәктәбендә «Кыш бабай " кубогына 2010-2012 елгы кызлар арасында волейбол буенча ярышлар узды.
Ярышларда 4 команда катнашты. Уеннар түгәрәк системасы буенча уздырылды.
Уеннар нәтиҗәләре буенча ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде:
1 урын - М. Гәрәев исемендәге спорт мәктәбе. Илеш.
2 урын – Актаныш.
3 урын – Мөслим.
4 урын - Актаныш-2.
Чулпан Низамова безнең район командасының иң яхшы уенчысы дип танылды.
Командалар кубок, грамота һәм тиешле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнделәр.
Кызларны һәм Рәмзия Вәгыйзовнаны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!