Маяк
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
19 март , 11:45

Путин Уфага кагылышлы боерыкны имзалаган

Русия Президенты Владимир Путин Уфада “Русия – спорт державасы“ халыкара  спорт  форумын үткәрергә боерык бирде.

Путин Уфага кагылышлы боерыкны имзалаган
Путин Уфага кагылышлы боерыкны имзалаган

“2024 елның сентябрь-октябрь айларында Уфада “Русия — спорт державасы“ халыкара спорт форумын үткәрергә", — диелә дәүләт башлыгы карамагында. Русия Федерациясе Хөкүмәтенә әлеге форумны үткәрүне тәэмин итү йөкләнде.

“Русия — спорт державасы“ халыкара спорт форумын әзерләү һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финанслау тиешле финанс елына федераль бюджетта каралган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә гамәлгә ашырыла”, – диелә документта.

Башкортстан Хөкүмәтенә “Русия — спорт державасы” халыкара спорт форумын әзерләүне һәм үткәрүне тәэмин итү, шул исәптән бу максатларга чыгымнарны республика бюджетыннан финанслау буенча чаралар күрергә тәкъдим ителде.

Русия Президентының боерыгы 2024 елның 18 мартыннан үз көченә керде. 

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: