Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
26 март , 15:25

Котлыйбыз!

 Уфа шәһәрендә «Идел буе» балалар Лигасы» йөзү буенча төбәкара ярышларның II этабы узды. Анда илнең 12 төбәгеннән 700дән артык йөзүчесе катнашты.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Бәйгедә Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре  Альмир Нурмөхәммәтов, Эльмир Нурмөхәммәтов, Айнур Галиәхмәтов, Тимур Закиров (тренер-укытучы Р.Миңнекәева, ) Ивилина Имамова, Алмаз Газизов (Р.Яппарова) Ислам Харисов (К.Сәетов) уңышлы чыгыш ясады.

9-10 яшь категориясендә баттерфляй стилендә 50 метр араны үтүдә  Ислам Харисов 1 урын яулады. Тимур Закиров ирекле стилдә 100 һәм 200 метр арада узышуда 2 нче урынга чыкты. Шулай ук Тимур Закиров күп төрле дистанцияләргә йөзү буенча ярышта катнашып,  678 очко җыйды һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

Башка яшь категориясе йөзүчеләре призлы урыннарга чыгарга чак кына җитешми калдылар, әмма үз секундларын яхшырттылар. Призерлар һәм катнашучылар медаль һәм тиешле дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛА.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: