-6 °С
Болытлы
Беренчелектә республиканың 22 районыннан 220дән артык спортчы катнашты.
М. Гәрәев исемендәге спорт мәктәбенең тәрбияләнүчеләре лаеклы нәтиҗә күрсәтте:
3 урын – Рамазан Ибраһимов.
3 урын – Элина Шәйхлисламова.
Спортчылар Башкортстан Республикасы җыелма командасы составына керде һәм Әстерхан шәһәрендә Русия беренчелегендә безнең республика исеменнән чыгыш ясаячак.
Тренер Илдар Ямалиевны лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз. Ә безнең спортчыларга Русия беренчелегендә чыгыш ясарга һәм Илеш районы намусын якларга телибез.