Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 апрель , 10:10

Җиңел атлетика буенча ярышлар узды

27 апрельдә Югары Яркәйдәге үзәк стадионда XXVI мәктәп укучылары Спартакиадасы исәбенә җиңел атлетика буенча зона республика ярышлары узды.

Җиңел атлетика буенча ярышлар узды
Җиңел атлетика буенча ярышлар узды

Ярышларда Илеш, Кушнаренко, Краснокама, Чакмагыш, Шаран районнары командалары катнашты.

Җиңел атлетлар 60 метрга йөгерүдә, озынлыкка йөгерүдән сикерүдә, спорт снаряды ыргытуда, 600 метрга йөгерүдә -кызлар, 800 метрга егетләр, эстафета йөгерешендә ярыштылар.

-Егетләр арасында иң яхшы команда булып Илеш районы вәкилләре, икенче - Краснокама районы, өченче - Шаран районы бүлеште.

-Кызлар арасында беренчелекне Краснокама районы кызлары, икенче - Илеш районы, өченче - Чакмагыш районы яулады.

4х100 метрлы эстафета йөгерешендә Кушнаренко районы егетләре арасында иң яхшы нәтиҗә, ә кызлар арасында Краснокама районы вәкилләре җиңүче булды.

Шәхси зачетта Илеш районы командасыннан катнашучы беренче урынны яулады, ә Краснокама районы командасы вәкиле кызлар арасында иң яхшысы булды.

Спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Чыганак

Җиңел атлетика буенча ярышлар узды
Җиңел атлетика буенча ярышлар узды
Җиңел атлетика буенча ярышлар узды
Җиңел атлетика буенча ярышлар узды
Җиңел атлетика буенча ярышлар узды
Җиңел атлетика буенча ярышлар узды
Җиңел атлетика буенча ярышлар узды
Җиңел атлетика буенча ярышлар узды
Җиңел атлетика буенча ярышлар узды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: