Маяк
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
4 июнь , 09:30

Әфарин, яшь йөзүчеләребез!

Илеш районының иң яшь йөзүчеләре өчен май ахыры җиңүләр китерде.

Әфарин, яшь йөзүчеләребез!
Әфарин, яшь йөзүчеләребез!

Октябрьский шәһәрендә 2014-2015 елларда туган кызлар һәм малайлар арасында йөзү буенча "Алтын балык" Башкортстан Республикасы Беренчелеге узды.

Ярышларда Башкортстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 200дән артык яшь спортчы катнашты.
Илеш районы исеменнән 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү секциясененә йөрүче алты укучысы чыгыш ясады: Тимур Закиров (тренер-укытучысы - Рәфидә Миңнекаева), Ислам Харисов, Ринат Гөбәйдуллин (тренер-укытучылары - Кәүсәр Сәетов), Айгиз Ахунов, Альмир Латыйпов һәм Данир Идрисов (тренер-укытучысы - Раушания Яппарова).

Тренер-укытучыларның тәрбияләнүчеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм түбәндәге урыннарны алдылар:

Тимур Закиров - 2 урын һәм 3 спорт разрядын (400 м ирекле стиль) һәм күпбәйге буенча 50 м - ирекле стиль, 100 м комплекслы йөзү һәм 400 м ирекле стиль буенча - 3 урынны алды;

Ислам Харисов -3 урын (50 м, баттерфляй);

Тимур Закиров, Ислам Харисов, Айгиз Ахунов һәм Ринат Гөбәйдуллин составындагы команда 4 х 50 м эстафетасында (ирекле стиль) 3 урынны алды.

Спортчыларны ихлас күңелдән котлыйбыз һәм йөзүдә алга таба да уңышлар телибез!

Чыганак

Әфарин, яшь йөзүчеләребез!
Әфарин, яшь йөзүчеләребез!
Әфарин, яшь йөзүчеләребез!
Әфарин, яшь йөзүчеләребез!
Әфарин, яшь йөзүчеләребез!
Әфарин, яшь йөзүчеләребез!
Әфарин, яшь йөзүчеләребез!
Әфарин, яшь йөзүчеләребез!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: