Маяк
+2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
5 ноябрь 2024, 12:00

Волейболчылар ярышты

4 ноябрь көнне Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексында Илеш районы яшьләре арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган волейбол ярышлары узды. Турнирда алты команда катнашты, аларның һәркайсы үзләренең иң яхшы күнекмәләрен һәм спорт рухын күрсәтте.

Волейболчылар ярышты
Волейболчылар ярышты

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

-Беренче урынны бик яхшы уен һәм командада бердәмлек күрсәткән студентлар командасы яулады.

-Икенче урынны Уфада эшләүче район яшьләре — «Гранит» командасы алды.

-Өченче урын Илеш районы эшче яшьләреннән торган Ранис командасы лаек булды.
Барлык катнашучыларны да ихласк күңелдән котлыйбыз.

Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде:

- “Иң яхшы уенчы” - Илсур Кәбиров.

- “Иң яхшы бәйләүче” - Арина Фазлыева.

- “Иң яхшы блоклаучы” - Раил Хафизов.

Командаларга ярдәм итәргә килгән һәм бу спорт бәйрәмен онытылмаслык иткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез!

Чыганак

 

Волейболчылар ярышты
Волейболчылар ярышты
Волейболчылар ярышты
Волейболчылар ярышты
Волейболчылар ярышты
Волейболчылар ярышты
Волейболчылар ярышты
Волейболчылар ярышты
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: