Башкортстан "Русия төбәкләре" номинациясендә спорт премиясе финалына чыкты.
- Бу - иң югары премия, төбәкләрнең дә, спортчыларның да, гомумән, регионнарның спорт командаларының да эшчәнлегенә югары бәя бирү. Премия милли, чөнки ул барыннан да элек Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган. Безнең өчен иң мөһиме - регионнар, алар бүген зур уңышлар һәм нәтиҗәләр күрсәтә. Минем билгеләп үтәсем килә: безнең бөек спортчыларыбызның берсе Семен Елистратов илнең иң яхшы спортчылары өчлегенә эләкте. Бу күп нәрсә турында сөйли.
Премия - республика спортчыларының гына түгел, халыкның да эшчәнлегенә бәя бирү ул, чөнки спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны буенча без илдә бик лаеклы урында торабыз. Республика халкының 60 проценты физик культура белән даими шөгыльләнә һәм спортны ярата. Бу - безнең уртак җиңүебез, - дип билгеләде Хәбибов.
Спорт министры шулай ук билгеләп үткәнчә, Башкортстан зур кызыксыну белән төрле федераль проектларга кушыла.
Республикада «Авыл тренеры» һәм «Шәһәр тренеры» программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. «Авыл тренеры» проекты буенча 179 тренер барлыгы 137 миллион 800 мең сумлык түләүләр алды, шул исәптән быел - 11 муниципаль берәмлектән 21 тренерга 15 спорт төре буенча 21 миллион сум. Якындагы өч елда Башкортстанда авыл территорияләрендә 36 өстәмә ГТО мәйданчыгы эшләтеп җибәреләчәк.
2025 ел Башкортстан Башлыгы тарафыннан "СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы" дип игълан ителде.
- Сезнең белән безнең иң зур бурычыбыз - яудан кайткан ветераннарны спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Безнең тарафтан инде бүген үк СВОда катнашучылар турында мәгълүмат тапшыру алгоритмы эшләнде, бу алар катнашлыгында физик культура белән шөгыльләнүне оештыру һәм мөмкинлекләрен сайлап алу өчен кирәк, - диде ул.
Иршат ФӘСХИЕВ, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча комитет рәисе:
Районда спорт һәм спорт инфраструктурасын үстерүгә аерым игътибар бирелә. Соңгы биш елда шактый зур эшләр башкарылды. Авыл биләмәләрендә хоккей тартмалары елдан-ел яңартыла. Бүгенге көндә алар барлыгы 23 берәмлек исәпләнә. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура - спорт комплексы нормаларын әзерләү һәм кабул итү өчен тренажерлар белән мәйданчыклар төзелеп, бүгенге көндә алар Иске Күктау, Рсай, Исәмәт авылларында, икесе Югары һәм Түбән Яркәйдә уңышлы эшләп килә.
Түбән Яркәйдә Гаилә паркында волейбол мәйданчыгы үз функцияләрен уңышлы үти. Авыл мәктәпләренең спорт заллары үз вакытында ремонтлана һәм тәртипкә китерелә. М.Гәрәев ис. спорт мәктәбенә капиталь ремонт ясалып, спортчылар һәм спорт сөючеләрне иркен һәм матур спорт заллары белән сөендерә. Әлеге вакытта Югары Яркәйдәге 2 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә (бассейн) капиталь ремонт үткәрелә.
Районның спорт инфраструктурасы елдан-ел камилләшә, барлык теләүчеләргә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен - баскетбол,волейбол, чаңгы ярышлары, өстәл теннисы, йөзү, спорт акробатикасы, тхеквондо, футбол, хоккей, көрәш, шахмат белән мавыгучыларга кирәкле шартлар тудырыла. Югары Яркәй авылының үзәк стадионында минифутбол, баскетбол, волейбол уеннары өчен комплекслы спорт мәйданчыгы комплекслы эшли.
Республикада һәм районда физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү сәламәт җәмгыять формалаштыруда һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуда мөһим роль уйный. Районда спорт инфраструктурасын үстерүгә, спорт комплекслары, стадионнар һәм тренажер заллары төзүгә аерым игътибар бирелә. Объектларны яхшырту, яңарту эшләре Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Хәбиров, муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутатлары һәм Русия Федерациясе Федераль Җыелышы - Дәүләт Думасы депутатлары ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Фото:Источник