Турнирда тренер Ростислав Умурбаев тәрбияләнүчеләре катнашты, алар югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Нәтиҗәләргә килгәндә, 10-11 яшьлек егетләр арасында 50 килограммнан артык авырлык категориясендә беренче урынны Роман Умурбаев алды (Югары Яркәйдәге 4нче санлы урта мәктәп).
30 кг га кадәр авырлык категориясендә 8-9 яшьлекләр арасында Рамзан Әхмәдиев (Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия), 35 кг га кадәр авырлык категориясендә Әнвәр Харисов (Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия), 45 кг га кадәр авырлык категориясендә 10-11 яшьлекләр арасында Ислам Харисов (Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия), 50 кг га кадәр авырлык категориясендә Вилдан Яппаров (Түбән Черекүл урта мәктәбе), 12-13 яшьлекләр арасында 60 кг га кадәр авырлык категориясендә Илнур Гыйльманов (Югары Яркәйдәге 4нче санлы урта мәктәп) өченче урыннарны алдылар.
Яшь көрәшчеләрне һәм аларның тренерларын уңышлы чыгышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Яңа җиңүләр телибез!