Ярышларда Югары Яркәйдәге «2 нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе»нең 4 спортчысы катнашты: Роман Умурбаев, Рафаэль Гобәйдуллин, Тимур Закиров, Ислам Харисов.
Йөзүчеләребезнең шәхси беренчелектә нәтиҗәләре:
Алтын медаль - Тимур Закиров:
- 100м., 800м. дистанцияләрдә, ирекле стиль (III разряд).
- 800 м в/с + 200 м комплекслы йөзү + 100 м в/с 742 очко җыеп.
Көмеш медаль - Тимур Закиров:
- 200 метрлы дистанциядә.
- Комплекслы йөзү (III разряд).
- Бронза медаль - Ислам Харисов:
-100 метрлы дистанциядә.
-Баттерфляй.
Чыгыш нәтиҗәләре буенча спортчылар медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Бу бүләкләр - тырышлык һәм хезмәт нәтиҗәсе. Алар яңа казанышлар өчен стимул булсын.
Без спортчыларга һәм аларның тренер-укытучылары Рәфидә Миңнекаева һәм Кәүсәр Сәетовка ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.