Маяк
+22 °С
Яңгыр
Спорт
18 март 2025, 09:40

Безнекеләр лаеклы чыгыш ясадылар

15-17 март көннәрендә Шаран авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексында спорт чарасы үтте. Анда 2008-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан БР Дәүләт Җыелышы-Корылтае призларына 2011-2013 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында ачык турнир узды.

Безнекеләр лаеклы чыгыш ясадыларБезнекеләр лаеклы чыгыш ясадылар
Безнекеләр лаеклы чыгыш ясадылар

Югары Яркәйдәге М. Гәрәев исемендәге спорт мәктәбе спортчылары лаеклы нәтиҗә күрсәтте:

- 3урын - Алсу Ямалиева (44 кг).

- 3урын -  Айдар Әкрамов (60 кг).

Спортчылар Башкортостан Республикасы составына керделәр һәм Русия Беренчелегендә безнең республика данын яклаячаклар.

Айдар Әкрамов, Айнур Ямалиев, Алмаз Хафизов, Аделина Хәсәнова, Алсу Ямалиева, Айнур Әхмәтов, Эльмир Ямалиев ярышларда актив катнаштылар.

Барлык көрәшчеләребезне һәм тренерыбыз Илдар Ямалиевны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!
Ә безнең спортчыларга Русия Беренчелегендә лаеклы чыгыш ясауларын һәм Илеш районы данын яклауларын телибез.

Чыганак

Безнекеләр лаеклы чыгыш ясадылар
Безнекеләр лаеклы чыгыш ясадылар
Безнекеләр лаеклы чыгыш ясадылар
Безнекеләр лаеклы чыгыш ясадылар
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас