Шулай ук 4-5 яшьлек нәни көрәшчеләр укыту-күнекмә ярышларында катнашып, лаеклы бүләкләр – истәлекле дипломнар, кубоклар һәм медальләр алдылар!
Барлык катнашучыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз!
1 һәм 2 урыннарны алган каратэчыларга Башкортстан Республикасы Беренчелегендә Илеш районы данын якларга туры киләчәк. Аларга үзләренең осталыкларын күрсәтергә һәм искиткеч нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез!
Балаларның спорт үсешенә ярдәм иткән һәм зур өлеш керткән ата-аналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәм белән яшь спортчылар көчле, максатчан һәм үз-үзләренә ышанычлы булып үсә.
Барлык катнашучыларга да ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, киокусинкай каратэсында тырышып күнегүләр ясауларын һәм яңа үрләргә ирешүләрен телибез! Киләчәк ярышларда уңышлар! Ос!