Югары Яркәйдәге “2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе”ннән йөзү секциясенең 9 укучысы чыгыш ясады. Ярышлар йомгаклары буенча безнең спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм түбәндәге урыннарны алдылар:
-1 урын - Тимур Закиров - 100 м в/с һәм 50 м брасс дистанцияләрендә.
-Илнара Ганиева - 50 м в/с дистанцияләрендә.
-2 урын - Нурзәлә Ибраһимова - 100 м к/п дистанциясендә.
- Айгиз Ахунов - 50 м брасс дистанциясендә.
-3 урын - Ильнара Ганиева - 50 м брасс дистанциясендә.
- Нурзәлә Ибраһимова - 50 м в/с дистанциясендә.
- Нурсана Ибраһимова - 100 м дистанциядә аркада.
Спортчыларыбызны котлыйбыз, киләчәктә дә йөзүдә уңышлар телибез!