Маяк
-12 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Спорт
22 сентябрь 2025, 14:00

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Шимбә көнне, 20 сентябрьдә, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында гаиләләр арасында өстәл хоккее буенча турнирлар оештырылды. Бу чара "Хәрәкәт - сәламәтлек нигезе" спорт айлыгы проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Мавыктыргыч чарада бер гаилә - бер команда булды. Гаилә составында ким дигәндә бер ата-ана һәм бер бала булырга тиеш иде. Ләкин күп кенә гаиләләр бөтен состав белән килде, ә кайберләре әби-бабайларны да җәлеп итте. Бик яхшы гаилә бәйрәме килеп чыкты.

Турнир ахырында барлык катнашучыларга фишкалар, ә җиңүчеләргә грамоталар да тапшырылды.
Өстәл хоккее спорт юнәлеше буларак бик күп өстенлекләргә ия: вак моториканы үстерергә булыша, имин һәм имгәнү куркынычы булмаган спорт төре булып тора, социализациягә өлеш кертә, спорт рухын сеңдерә, өстәмә инвентарь һәм экипировка таләп итми.
Шул ук вакытта өстәл хоккее җитезлек һәм хәрәкәтләрне яхшы координацияләүне генә түгел, ә шулай ук үткен психика, тактик фикерләү һәм яхшы физик әзерлек таләп итә.

Уеннар югары дәрәҗәдә узды, ата-аналар һәм балалар мондый кызыклы һәм мавыктыргыч уеннан канәгать калдылар. Оештыручыларга рәхмәтебезнебелдерәбез. Барыгызга да сәламәтлек һәм гаиләдә аңлашу телибез.

Чыганак

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас