2025 елның 22-26 сентябрендә Уфа шәһәрендә Башкортстан Республикасы муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенрусия физкультура - спорт комплексы фестивале уза. Чара Башкортстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә багышланган.
Өлфәт Мостафин исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә Илеш районы командасы ГТО комплексының 4 сынавыннан торган фестивальнең спорт программасын уңышлы үтәде: электрон коралдан ату, идәндә таянып кулларны бөгеп һәм сузып җибәрү, гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш авышып тору, гәүдәне күтәрү.
Фестиваль-ул аерымлык билгеләре өчен көрәш кенә түгел, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, команда рухын ныгыту һәм республика дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең бердәмлеген күрсәтү дә.
Безнең команда барлык сынауларны уңышлы узды һәм лаеклы нәтиҗә күрсәтте!