Маяк
-12 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 сентябрь 2025, 14:05

Әфарин, егетләребез!

Югары Яркәйдәге М.Гәрәев исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр  Әлмәт кубогын яуладылар.

Әфарин, егетләребез!
Әфарин, егетләребез!

26-28 сентябрь көннәрендә Әлмәттә балалар командалары арасында футбол буенча турнир узды. М.Гәрәев исемендәге спорт мәктәбе ярышларга рекордлы делегация җыйды - 60 тәрбияләнүче катнашлыгында 5 яшь төркем чыгыш ясады, тренер-укытучылары Айдар Рим улы Фәрхетдинов.

Безнең командалар үз яшь категорияләрендә өстенлек итеп, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:

- 2013-2014 елгы спортчылар арасында  - 1 урын .

- 2015 елгы спортчылар арасында  - 1 урын.

- 2016 елгы спортчылар арасында  - 2 урын.

- 2017 елгы спортчылар арасында  - 2 урын.

- 2018 - 2019 елгы спортчылар арасында  - 1 урын.

Команда бүләкләреннән тыш, безнең яшь футболчыларыбыз шәхси номинацияләрдә дә бүләкләнделәр.

Иң яхшы уенчылар һәм номинацияләр:

- 2014 елгы:

Иң яхшы уенчы - Самир Ханов.

 Иң яхшы һөҗүмче - Данил Хәлиуллин.

- 2015 елгы:

Иң яхшы уенчы - Данил Ихсанов.

Иң яхшы сакчы -Арсений Миңнеханов.

- 2016 елгы:

Иң яхшы уенчы -Айназ Миңнекаев.

Иң яхшы капкачы - Тимур Гыйматов.

- 2017-18 елгы:

Иң яхшы уенчы - Мөхәммәд Абушахамин

Иң яхшы капкачы - Әмир Маликов.

- 2019 елгы:

Иң яхшы уенчы - Аскар Латыйпов.

Без егетләрне һәм аларның остазы Айдар Рим улын чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм яңа спорт үрләренә омтылырга телибез.

Спортчыларыбызның иң актив әти – әниләренә - безнең тугрылыклы ярдәм төркеменә аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең энергиягез һәм балаларга ышанычыгыз аларга җиңәргә ярдәм итә!

Чыганак

Әфарин, егетләребез!
Әфарин, егетләребез!
Әфарин, егетләребез!
Әфарин, егетләребез!
Әфарин, егетләребез!
Әфарин, егетләребез!
Әфарин, егетләребез!
Әфарин, егетләребез!
Әфарин, егетләребез!
Әфарин, егетләребез!
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас