Спорт мәктәбе директоры Альфир Юрьевич Янгиров чыгыш ясады. Ул катнашучыларга спорт рухы, гадел көндәшлек, бу ярышларда гына түгел, республика һәм федераль дәрәҗәдәге ярышларда да җиңүләр теләде, спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Шулай ук ярышларда катнашучыларга яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Светлана Риф кызы Хәлимова да изге теләкләрен җиткерде. Барысын да якынлашып килүче Республика бәйрәме белән котлап, көндәшлек рухы яңа рекордлар, казанышлар өчен этәргеч булуын, катнашучыларга үз осталыкларын күрсәтүләрен теләде.
Яшь спортчылар яшь буенча алты төркемдә көч сынаштылар. Беренче булып стартка иң кече катнашучылар, 2017 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар һәм егетләр чыкты. Алардан соң 2016-2011 елгы спортчылар, барлыгы 67 бала катнашты.
Җиңүчеләр һәм призерлар 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.