Турнирда өч команда катнашты: М. Гәрәев исемендәге спорт мәктәбе - 2015 һәм 2016 елгы командалар (тренер Рәмзия Вәгыйз кызы Шәйхлисламова спортчылары) һәм кунаклар - Уфаның 34 нче урта мәктәбе спортчылары.
Нәни спортчылар уеннар вакытында җиңүгә омтылыш һәм команда рухын күрсәттеләр. Дулкынландыргыч матчлардан соң урыннар түбәндәгечә бүленде:
- Җиңүчеләр - 2015 елгы команда (М. Гәрәев исемендәге спорт мәктәбе).
- “Көмеш” медаль -34 нче урта мәктәп (Уфа шәһәре).
- “Бронза” медаль - 2016 елгы команда (М. Гәрәев исемендәге спорт мәктәбе).
Тренер Рәмзия Вәгыйз кызы Шәйхлисламовага аерым алкышлар - искиткеч дебют һәм мәктәпнең зур горурлыгы!
Оештыручыларга, ата - аналарга һәм җанатарларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сез бу көнне онытылмаслык иттегез. Бу турнир безнең яшь волейболчы кызларыбыз өчен спорт юлының менә дигән башлангычы булды.