Маяк
-12 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Спорт
27 гыйнвар , 11:35

Безнең хоккейчылар лаеклы икенче урында

Илеш районы командасы - хоккей буенча авыл спорт уеннарының зона этабында көмеш призер булдылар.

Безнең хоккейчылар лаеклы икенче урында
Безнең хоккейчылар лаеклы икенче урында

23-26 гыйнварда Чакмагыш авылында Башкортстан Республикасының XXXIV авыл спорт уеннары кысаларында шайбалы хоккей буенча районара ярышлар узды. Турнирда дүрт район: Илеш, Краснокама, Бакалы һәм Чакмагыш районнары җыелма командалары катнашты.

Илеш районы хоккейчылары киеренке һәм мавыктыргыч матчлар үтеп, җиңүгә омтылышларын, бердәм команда хәрәкәтләре һәм югары дәрәҗәдәге спорт осталыгын күрсәттеләр. Ярышлар йомгаклары буенча безнең команда мактаулы икенче урынны яулады.

Әлеге нәтиҗә безнең районда хоккей инфраструктурасын үстерү һәм тырышып күнегүләр ясауның закончалыклы нәтиҗәсе булып тора. Спортчыларны һәм тренерларны лаеклы чыгышлары һәм көмеш бүләкләре белән котлыйбыз! Яңа җиңүләр һәм алга таба үсеш телибез!

Чыганак

Безнең хоккейчылар лаеклы икенче урында
Безнең хоккейчылар лаеклы икенче урында
Безнең хоккейчылар лаеклы икенче урында
Безнең хоккейчылар лаеклы икенче урында
Безнең хоккейчылар лаеклы икенче урында
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас