Маяк
-2 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 март , 14:45

Көрәшчеләребез булдыра!

26-28 февраль көннәрендә Борайда 2010-2011 һәм 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда чын көч, ихтыяр һәм спорт характерындагы бәйрәм оештырылды.  

Көрәшчеләребез булдыра!
Көрәшчеләребез булдыра!

Илеш районын М.Гәрәев исемендәге спорт мәктәбе командасы лаеклы чыгыш ясады. Спортчыларның тренер-укытучылары Илдар Ямалиев.
Безнең егетләр югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр, 31 команда һәм 250 катнашучы арасында яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр:

- 1 урын - Вагыйз Миңнәхмәтов - 65 кг га кадәр авырлык категориясендә.

- 2 урын - Әмир Галләмов - 60 кг га кадәр авырлык категориясендә.

- 3 урын - Низам Сарсенбаев - 55 кг га кадәр авырлык категориясендә.

- 3 урын - Айнур Әхмәтов - 70 кг га кадәр авырлык категориясендә.

Аеруча горурлык – Вагыйз Миннәхмәтов Башкортостан Республикасы җыелма командасы составына керде һәм безнең төбәкне Казан шәһәрендә Көрәш буенча Русия беренчелегендә тәкъдим итәчәк!

Көрәшчеләребезне яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм профессиональлеге, намуслы хезмәте һәм үз эшенә тугрылыгы өчен тренер Илдар Зөлфәт улына ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!
Яңа җиңүләр, ныклы сәламәтлек һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез!

Чыганак

Көрәшчеләребез булдыра!
Көрәшчеләребез булдыра!
Көрәшчеләребез булдыра!
Көрәшчеләребез булдыра!
Көрәшчеләребез булдыра!
Көрәшчеләребез булдыра!
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас