

Анда ярышлар Актаныш, «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы, Югары Яркәй, Мөслим авыллары командалары арасында узды. Һәр катнашучының җиңүенә шатлык, энергия белән тулган бу мавыктыргыч ярыш булды.
Безнең нәтиҗәләр:
Азалия Бакирова -1нче һәм 3нче урыннар, Ризат Фазылов – ике тапкыр 3нче урыннар, Илнара Ганиева – 1нче һәм 2нче урыннар, Нурзәлә Ибраһимова – 2нче урын, Ринат Гобәйдуллин - ике тапкыр 3нче урыннар, Ислам Харисов – ике тапкыр 1нче урыннар, Әнвәр Харисов – 2нче урын, Данир Идрисов – 3нче урын, Альмир Латыйпов – ике тапкыр 2нче урыннар, Рафаэль Гобәйдуллин – 2нче һәм 3нче урыннар, Тимур Закиров – 1нче һәм 2нче урыннар, Нурсана Ибраһимова – ике тапкыр 1нче урыннар, Алмаз Газизов - ике тапкыр 1нче урыннар.
Без үзебезнең сәләтле балаларыбыз белән горурланабыз, алар рухи көчләрен һәм яңа югарылыкларга, нәтиҗәләргә омтылуларын күрсәтәләр!