Маяк
+4 °С
Облачно
Спорт
4 Мая , 06:00

Әфарин, Тимур!

2 май көнне Мәләүез шәһәренең "Спорт сарае" спорт мәктәбендә Җиңү көненә багышланган йөзү буенча Беренчелек узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әфарин, Тимур!Әфарин, Тимур!
Әфарин, Тимур!

Ярышларда Стәрлетамак, Салават, Ишембай, Югары Яркәй, Мәләүез һәм Күмертау спортчылары катнашты.

Безнең район данын Илеш районы "2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең "Йөзү"секциясеннән яшь спортчыбыз тәкъдим итте.

Ярыш йомгаклары буенча Тимур Илнур улы Закиров 100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә 1 урынны яулады. Әфарин!

Спортчыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас