Маяк
+23 °С
Облачно
Спорт
13 Мая , 09:50

Спорт казанышлары сөендерә

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Югары Яркәйдә масштаблы спорт ярышлары узды.  

Спорт казанышлары сөендерәСпорт казанышлары сөендерә
Спорт казанышлары сөендерә

Спортчылар һәм спортны яратучылар җиңел атлетика эстафетасында, волейболда, футболда, шахмат һәм шашкада көч, җитезлек һәм интеллект күрсәттеләр.

Ярышлар чын-чынлап киеренке үтте. Йомгаклар түбәндәгечә билгеләнде:

Җиңел атлетика эстафетасы – секундлар өчен көрәш!

10-11 сыйныфлар категориясе:  

- 1 урын - Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия (5.08 мин).

- 2 урын - Башкорт аграр-технология колледжы (5.23 мин).

- 3 урын - Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәбе (5.24 мин).

7-9 сыйныфлар категориясе:

- 1 урын - Югары Яркәйдәге 4 нче санлы урта мәктәп (5.20 мин).

- 2 урын - Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия (5.25 мин).

- 3 урын - Карабаш урта мәктәбе (5.38 мин).

Яшь талантлар арасында волейбол сугышлары!

2014-2015 елларда туган кызлар, тренер-укытучылары Р.Шәйхлисламова:

- 1 урын- Саида Абушахмина командасы (2015-16 елгылар).

- 2 урын - Динә Газетдинова командасы (2015-16 елгылар).

- 3 урын - Радмила Әхмәтова командасы (2014 елгылар).

- 4 урын - Алинә Мәганәвиева командасы (2015-16-17 елгылар).

Шашкада интеллектуаль көрәшләр:

Хатын-кызлар:

- 1 урын - Флүсә Фәйзуллина.

- 2 урын - Раушания Карамова.

- 3 урын - Халиса Гыйләҗева.

Ир-егетләр:

- 1 урын - Илнар Мослыхов.

- 2 урын - Алмаз Әюпов.

 - 3 урын – Нил Уразаев.

18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында шахмат ярышлары:

- 1 урын - Айназ Фәхруллин (Түбән Кама КНН студенты).

- 2 урын - Кәрим Миңнуллин (187нче Казан гимназиясе).

- 3 урын - Тимур Мөхсимов (Казан шәһәре, КДЭУ).

Җиңү Кубогы - ышанычлы кулларда! Каты көрәштә Җиңүнең мактаулы Кубогын уйнаган «Орион" командаларына аерым котлаулар.

Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз, шулай ук барлык катнашучыларга матур уеннары, чын спорт рухы һәм онытылмас хисләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең энергиягез һәм җиңүгә омтылышыгыз илһамландыра!

Тынычлык һәм спорт безне һәрвакыт берләштерсен!

Чыганак

Спорт казанышлары сөендерә
Спорт казанышлары сөендерә
Спорт казанышлары сөендерә
Спорт казанышлары сөендерә
Спорт казанышлары сөендерә
Спорт казанышлары сөендерә
Спорт казанышлары сөендерә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас