

Биредә 2015-2016 елгы авыл командалары арасында «Күн туп» дивизионы «Колосок» Бөтенрусия ярышларының республика этабы узды.
Бөтен республиканың яшь футболчылары осталык, җиңүгә омтылыш һәм чын команда рухы күрсәттеләр. Киеренке матчлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
- 1 урын - Уфа районы – чемпионнарны котлыйбыз!
- 2 урын - Илеш районы, «Орион Черные» командасы.
- 3 урын - Илеш районы, «Орион Белые» командасы.
- 4 урын - Илеш районы, «Шанс»командасы.
- 5 урын - Илеш районы, «Орион Красные» командасы.
Индивидуаль бүләкләр алган яшь йолдызчыкларыбызның якты уенын һәм талантлы чыгышларын аерым билгеләп үтәсе килә:
- “Иң яхшы сакчы” – Эльмар Нигъмәтуллин.
- “Иң яхшы капкачы” –Тимур Гыйматов
- “Иң яхшы һөҗүмче” - Самат Шириев.
- “Иң яхшы бомбардир” –Мөхәммәт Абушахмин.
Аеруча горурлык - Илеш районы өчен! Безнең районнан берьюлы дүрт команда - талантлы тренер-укытучылар А.Янгиров һәм А.Фәрхетдинов спортчылары призлы урыннар яуладылар бу турнирда!
Әлеге уеннар, һичшиксез, безнең яшүсмер футболчыларыбызның зур потенциалы һәм тренерлар штабының искиткеч эше турында сөйли!
Барлык катнашучыларны да искиткеч спорт бәйрәме, җиңүчеләрне һәм призерларны лаеклы бүләкләре белән, ә тренерларны үз командаларын уңышлы әзерләүләре белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм яңа үрләрне яуларга телибез!