Маяк
+24 °С
Облачно
Спорт
12 Августа , 09:49

«Мастерс җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты» узды

2026 елның 31 июленнән 2 августына кадәр Чиләбе шәһәренең Е.Елесина исемендәге җиңел атлетика комплексында масштаблы «Мастерс җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты»узды. 35 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшь категориясендә бүләкләр өчен Россиянең 56 төбәгеннән 600дән артык иң көчле атлет, шулай ук Беларусь Республикасы һәм Үзбәкстан вәкилләре көрәште.  

«Мастерс җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты» узды«Мастерс җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты» узды
«Мастерс җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты» узды

Әлеге йолдызлар составында республикабызны күп тапкырлар чемпион булган  Илүсә Шәрифьян кызы Хөснетдинова лаеклы тәкъдим итте. Өметләребез тагын акланды — Илүсә Шәрифьян кызы, төрле дәрәҗәдәге өч медаль яулап, үзенең югары классын раслады:

1 урын (Алтын) - 2 000 метрга киртәләр аша йөгерү;

2 урын (көмеш) - 3 000 метрга спорт йөреше;

1 урын (алтын) — 4×100 метр эстафетасы.

Илүсә Шәрифьяновнаны шундый дәрәҗәле турнирда уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!

Сез-рухи көч, хезмәт сөючәнлек һәм осталыкның чын үрнәге. Горурланабыз һәм яңа стартлар һәм җиңүләр телибез! 

Чыганак

«Мастерс җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты» узды
«Мастерс җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты» узды
«Мастерс җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты» узды
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас