

Бу чара Башкортстан Республикасы көненә багышланды.
Уен мәйданчыгында җиңү өчен иң яшь, максатчан һәм перспективалы спортчылар - 2015-2016 елгы кызлар, искиткеч тренер-остаз Рәмзия Вәгыйзь кызы Шәйхлисламованың тәрбияләнүчеләре көрәште.
Һәр уен хис-кичерешләр, командаларның ихлас ярдәме һәм һәр кертелгән туптан шатлык белән тулы иде. Яшь булуларына карамастан, кызлар чын характерларын, команда рухын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.
Спортчыларыбызга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, ышанычлы рәвештә алга барырга һәм яңа спорт үрләре яулауларын телибез.
Чыганак: М.Гәрәев исемендәге спорт мәктәбе.