Маяк
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 сентябрь 2023, 15:15

Бер айда ике тулы Ай бик сирәк була

Бүген, 29 сентябрь - бик гаҗәеп көн. Бер айда ике тулы Ай бик сирәк була. Бүгенге тулган Ай гадәти түгел, супер тулган Ай да әле. Ай тулган вакытта Җиргә якында булса, бу супер тулган Ай дип атала.

Бер айда ике тулы Ай бик сирәк була
Бер айда ике тулы Ай бик сирәк була
Сентябрь ахырында тулган Айны “Уңышлы Ай” диләр. Аны уңыш җыю хөрмәтенә шулай дип атаганнар. Бу көнне язмышны ничек үзгәртергә һәм нәрсә эшләргә ярамый? Бу уңайдан нумеролог фаразларына колак салыйк.

Ай Кучкар йолдызлыгы билгесендә булачак. Бу - бик кызу һәм импульсив билге. Ул кешеләрне тиз кызып китүгә этәрә. Бу көнне хисләрне — контрольдә, ә телне тыеп тоту авыр булачак.

Зур әйберләр сатып алу кебек эшләрне башка вакытка калдырырга кирәк. Шулай ук бүген бурычка алырга һәм бурычка акча биреп торырга ярамый. Эштә яңа проектларга тотынмау, башкаларның бурычларын үз өстеңә алмау яхшырак.

Тулган Ай көнендә ачуланышырга һәм мөнәсәбәтләрне ачыкларга, артык күп ашарга, алкоголь кулланырга, Айга озак карап торырга, чәч кистерергә, якыннарыгыз белән ачуланышырга, кешедән үч алырга ярамый. Сабыр булырга тырышыгыз. Бу көнне башланган конфликт бик озакка сузылырга, һәм аларның нәтиҗәләре бик аяныч булырга мөмкин. Бу көнне өй җыештырып, саф һавада йөреп тынычланыгыз. Мөмкин булса, бу көнне шәһәр ыгы-зыгысыннан ераклашу яхшырак. Күңелегезгә якын һәм уңайлы булган урынга барыгыз.

Әлегә икенче яртысын очратмаган кешеләр бу көнне файдаланып калсын. Тормышыгызга мәхәббәтне җәлеп итәчәк гади йоланы үтәргә мөмкин. Моның өчен алсу-кызыл төстәге яңа одеял, яки шул ук төсле урын кирәк-ярагы кирәк булачак. Бу одеялны ябынып ятыгыз һәм “мине мәхәббәт җылыта” дип кабатлагыз. Шунда барлык теләкләрегезне әйтергә дә була.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: