Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 сентябрь 2023, 15:30

Киләсе атна ниләр вәгъдә итә?

2 - 8 октябрьгә йолдызнамә белән танышып үтик әле.  

Киләсе атна ниләр вәгъдә итә?
Киләсе атна ниләр вәгъдә итә?

Кучкар. Бу атна чыдамлыкка сынау булыр. Дусларыңда синең ярдәмгә мохтаҗлык туар. Күңелеңне эшкә бир, хезмәт бурычларыңа җаваплы кара. Һөнәри осталыкны исбат итәргә кирәк булыр. Өйдәге якыннарыңның да теләкләрен игътибарсыз калдырма. Бу очракта барлык өлкәдә тәртип булыр.

Үгезбозау. Атна гадиләрдән булмаячак. Матди мәсьәләләр тынгылык бирмәс, бурычларны кайтарырга туры килер. Ачык, намуслы булуың чын дуслыкны сакларга ярдәм итәр. Болытлар артында кояш бар, онытма.

Игезәкләр. Мәхәббәт өлкәсендә ташкыннар көтелә. Сөйгәнеңнең таләпләрен артык күреп, “яу кырыннан” качарга ашыкма, кирәкмәс. Көнчеллек дигәннәрен йөгәнләп, ихлас ярата белүеңне исбатла. Башкаларның начар якларын “йоктырма”.

Кысла. Популяр шәхескә әйләнерсең, кешеләр сиңа тартылыр. Моны дөрес файдалан. Сөйгәнеңә дус та була белсәң, шәхси тормыш яңа төсләр белән балкып китәр. Юк-бар өчен кайгырма.

Арыслан. Бу атнада язмыш дилбегәсе синең кулда булыр. Кешеләр күңелен җиңел яулый белү сәләтең зур адымнар белән алга барырга ярдәм итәр. Тик үзеңә никадәр ышансаң да, башкалар киңәшенә дә колак сал.

Кыз. Эштә ярыйсы гына тир түгәргә туры килер. Көндәшләрең тәвәккәл, зирәк, син дә калышма. Ышанычлы кешеләр белән уртак проектлар уңыш китерер. Дипломат була белсәң, кирәкле кешеләр белән “эшең пешәр”.

Бизмән. Бу көннәрдә киләсе елга уңышлы хезмәттәшлекләр өчен нигез сала аласың. Шулай да елганы кичкәндә атларны алмаштырмыйлар, онытма. Әгәр әле барысы белән дә канәгатьсең икән, урыныңнан кубарга кирәкмәс. Үзеңне манипуляцияләүгә юл куйма.

Чаян. Алдагы атнада үзеңне өйдә дә, эштә дә фронттагыдай хис итәрсең. Сиңа ышанган кешеләр белән зирәк һәм гадел була бел. Үз фикереңне башкаларга көчләп такма. Канәгатьсезлегеңнең сәбәбе үзеңдә дә булырга мөмкин бит. Үзеңне үзгәртә алсаң, дөньяны да үзгәртә алырсың!

Укчы. Балкырга әзер бул. Максатларыңа ирешерсең. Бу атнада агым буйлап йөзсәң дә була. Хаталарыңны таный бел, ләкин үзеңне “ашама”. Вакыт барысын да үз урынына куяр.

Кәҗәмөгез. Бу атнада үзеңнең диктатураны алга сөрү кирәкмәс. Гамәлләрең чын интеллигентныкыдай булсын. Һөнәри өлкәдә бәяңне белеп сөйләш, ләкин үзеңне күкләргә чөяргә ашыкма. Бөеклек ул ерактан күренә.

Сукояр. Төп көчеңне хезмәт фронтына юнәлтергә кирәк булыр. Ләкин сәламәтлекне онытма. Йөрәгең шәфкатьле эшләргә этәрә икән, алга! Тиздән шатлыклы яңалык ишетерсең.

Балык. Матди файда китерә торган кешеләр белән аралышырга омтыласың. Уңыш елмаер. Кайбер өлкәдә яңа белем кирәк булыр. Үткәннәрнең җилләре күңелеңә кагылып, онытылган хисләрне кузгатыр.

Дежур астролог — Ләйсән Нур-Йолдыз.

Автор:Ләйсән Якупова

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: