Маяк
+21 °С
Болытлы
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
24 август 2023, 11:15

“Үз теләгем белән сугышта катнашуыма бер дә үкенмим”

Бер-бер артлы контрактчылар,мобилизацияләнгән егетләребез махсус хәрби операция территорияләреннән кыска вакытлы ялга өйләренә кайталар. Райондашларыбыз сугыш яланында каһарманнарча көрәшә, яшь буынга үрнәк булып торалар.

“Үз теләгем белән сугышта катнашуыма бер дә үкенмим”“Үз теләгем белән сугышта катнашуыма бер дә үкенмим”
“Үз теләгем белән сугышта катнашуыма бер дә үкенмим”

Махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән юлланган якташыбыз, Сеңрән авылы егете Вилдан И.күптән түгел кыска вакытлы ялга кайтты. Контракт буенча хезмәт итеп кайтучы райондашыбыз белән ни өчен аның махсус хәрби операция зонасына барырга карар итүе һәм, гомумән, хәрби хезмәт турында кыскача әңгәмә кордык.

-Үзегез белән кыскача таныштырып китсәгез иде.

- Мин Сеңрән авылында биш балалы гаиләдә өченчесе булып туганмын. Миңа 22 яшь. Әтием М.Горький ис. кооперативта эшләде, кызганычка каршы моннан 7 ел элек мәрхүм булды. Әнием дә хуҗалыкта төрле эшләр башкарды, әлеге вакытта өйдә генә. Абыем, апам – гаиләле.Энекәшемә -???, сеңлемә яшь тулды. Кадер урта мәктәбеннән соң, армия сафларына юлландым. Ленинград өлкәсе Луга шәһәрендә төзәүче булып хезмәт иттем. Армиядан соң, Бакалы кирпич заводына эшкә урнаштым.

-. Контракт буенча хезмәт итү карарына ничек килдегез?

-Контракт буенча хезмәт итүне мин аңлы рәвештә үз теләгем белән сайладым. Әлбәттә, әнием, туганнарым каршы булды, үгетләп тә карадылар. Мин үземдә җаваплылык һәм ватанпәрвәрвәрлек хисләре тоеп, карарымнан кайтмадым. Һәм бу хакта бер дә үкенмим. Агымдагы елның 27 февралендә контракт буенча “БАРС-8” ирекле батальонында Украина территориясенә  юлландым. Иң яше булганга күрә, «Бәләкәч» исемен бирделәр. Төзәүче  булып хезмәт итәм.

- Көнкүреш шартлары ничек анда?

-Безнең отряд Запорожье өлкәсенең хәвефле участокларының берсендә оборона тота - алгы позициядә йөрибез. 3-5 кешегә блиндаж казып, буржуйка, ишек куйдык һәм шунда сакта торабыз. Ял биргәндә авылдагы бер ташландык йортта яшибез. Корал белән тулысынча тәэмин итәләр. Азык – төлек белән дә барысы да әйбәт- үзебез пешерәбез, магазиннардан да ашамлыклар сатып алабыз.

-Үз теләге белән барырга теләүчеләргә син нәрсә әйтер идең?

- Мин карар кабул иткәннән соң күпләр миңа: "син кая, ни өчен?" – диделәр. Әгәр дә без булмасак, кем? Әгәр кеше барырга карар итә икән, барсын. Мин барганыма бер дә үкенмим. Бары тик Ватанга хезмәт итәргә телим. Минем бурычым - аны яклау. Әлбәттә, башта без, кая барганыбызны аңламадык, әмма килеп, атулар башлангач, тиз аңладык. Сугыштан соң, ял бирәләр, бераздан кабат алгы сызыкка, һәм сиңа тагын куркыныч, ләкин тиздән кабат ияләшәсең. Әкренләп тәҗрибә туплыйсың, өлкән яшьтәге абыйлардан үрнәк алабыз. Биредә төрле яклардан килгән хәрбиләр белән дуслашып беттек, бер гаилә булып яшибез. Барысына да уңышлар, якыннары белән исән-имин очрашуларын телим.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Хәерле юллар.  Ватаныбыз сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребезнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.

Лира Кәбирова.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас