

Бала – һәркемнең иң зур куанычы. Сабыйның дөньяга килүе – зур бәйрәм, онытылмас вакыйга. Бала безнең тормышка карашыбызны үзгәртә, бөтенләй икенче кешегә әйләндереп куя дисәк тә була. Елмаеп, ике кулын сиңа таба сузып туп-туп атлап килүче нарасый әллә нинди кырыс күңелләрне дә йомшарта, елмаерга мәҗбүр итә. Башта аның атлап киткәненә сөенәбез, соңрак – кул арасына керә башлавына. Тормышының бөтен мәгънәсе булган баласына зур өметләр баглый, уңышларына сөенә, уңышсызлыкларына көенә ата-ана. Ә менә бу дөньяда газиз балаңны җир куенына салудан да олы югалту ачысы юктыр…
Үрмәт авылында яшәүче Флүрә Хәким кызы янына барганда баштан шундый уйлар китмәде. Узган елның августында Флүрәгә авыр хәбәр килде. Аның улы Рөстәм Җиһаншин махсус хәрби операциядә һәлак булды. Кайгысының зурлыгын әйтеп бетерә торган түгел иде. Ашау-эчүдән калды. Күршеләр дә бик авыр кичерде бу хәбәрне, кайгылы ана күзенә чалынырга кыенсыналар кебек иде...
...Рөстәм 1986 елда туган. Кечкенәдән хәрби хезмәткә тартыла, офицер булырга хыяллана. Хәрби-спорт оешмаларына да йөри. 2004 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлый. 2005-07 елларда Русия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Көньяк Осетиядәге катлаулы вакыйгалар шаһиты була. Ягъни, махсус хәрби операциягә киткәнче үк хәрби тәҗрибәсе була Рөстәм Җиһаншинның. Армия хезмәтеннән соң Башкорт дәүләт университетына читтән торып укырга керә.
Ул үз чордашлары арасында максатчанлыгы белән аерылып тора иде, дип сөйли әнисе. Бер генә мисал. Флүрә ханым Рөстәмнең эш портфелендәге документлар арасыннан алып компьютерда эре хәрефләр белән җыелган кәгазьне миңа суза. Анда “армия хезмәтеннән соң кыска һәм озак вакытка максатлар”, дип язылган. Беренче пунктта эшкә урнашу торса, икенчесендә – БДУга укырга керү, “Лада” автомашинасын яңарту, өченчесендә инглиз, гарәп телләрен, ислам кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнү максат итеп куелган. Аннары – үз торагын булдыру, үз акылың һәм көчең белән карьера ясау бурычы һ.б.
Әйтергә кирәк, ул шушы максатларына ирешә. Читтән торып укый, бер үк вакытта Ырынбурда Федераль иминлек хезмәте структурасында эшли. Бераздан Уфага кайтып, Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт сала.
Украинада махсус хәрби операция башлангач, беренчеләрдән булып шунда китә. Өч айдан соң Башкортстанга ялга кайта. Әнисе янында бераз торгач, күптән түгел сатып алган фатирына ремонт ясый. Янә өч ай хезмәт итеп кайтканнан соң, ноябрь ахырында сөйгән кызы белән никах укытырга килешкән булалар. Шундый матур хыяллар белән 2022 елның 15 августында ашкынып дигәндәй китә Рөстәм. Ләкин, ни аяныч, бер бәрелештә авыр җәрәхәтләрдән гомере өзелә.
Өлкән лейтенант, рота командиры Җиһаншин үлгәннән соң “Батырлык”, Шәйморатов орденнары белән бүләкләнде. Акыллы, тәртипле егет тормышта үз юлын тапкан, әнисенең, энесе Илнарның, якыннарының ныклы таянычы булган. Аллаһ сабырлыклар, түземлекләр бирсен анага мондый хәсрәтне кичерергә.
Ни хәл итмәк кирәк, мондый югалтулардан соң да тормыш дәвам итә, әмма бу хәсрәтләр бер минут та кеше күңеленнән чыкмый, вакыт үтү дә бу кайгыны җиңеләйтми, күрәсең. Флүрә Хәким кызы белән нинди генә темага сөйләшә башласак та, сүзнең ахыры Рөстәмгә, аның бик кыска, әмма мәгънәле тормышына, батырларча һәлак булуына килеп төртелә, ананың күзләренә яшь тула. Аяныч, әмма, яшәеш чынбарлыгы шундый – ана йөрәгендәге яра төзәлми, мондый хәсрәт аның чәчләренә чал төшерә, битләренә тирән сызыклар сала...
“Ватанны саклау — ир-егетләрнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Ир бала табып үстергән һәр ана моны яхшы аңлыйдыр, дип уйлыйм. Улым Рөстәм илебез иминлеге өчен һәлак булды. Минем горурлыгым ул. Ләкин, җаным сыкрамаган минутым юк... Хәзер килеп, нишлисең, бар да Аллаһы Тәгалә кулында, димен. Язмыш, тәкъдир. Буйсынырга кирәк. Мондый авыр кайгы беркемнең дә түренә, өенә кермәсен, кайгылар ишек какмасын”, – ди Флүрә Хәким кызы.
Әйе, язмышны төзәтеп, маңгаеңа язылганны үзгәртеп булмый диюләре хактыр.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына күрсәтелә торган ярдәм өчен, Илеш районы хакимиятенең күптөрле хәстәрлекләре өчен зур рәхмәтле Флүрә Хәким кызы.
...Шактый сөйләшеп утырганнан соң, Флүрә ханым бер ноктага карап күз яшен тыярга тырышып калтыранган тавыш белән болай диде: “Август аенда Рөстәмемнең елы. Шуңа күрә, җаны дога өмет итәдер, еш төшемә керә. Гел эшлекле кыяфәттә. Әни, кайгырма, хафаланма, барысы да әйбәт булыр, ди...”
Шагыйрә Галия Гайнетдинованың газиз балаларын югалткан аналар турында шигыре бар. Аның түбәндә китерелгән юлларына өстәп башка сүз әйтеп тә булмыйдыр:
...Төшләренә кергән саен улы
Кузгала гел йөрәк ярасы.
Юксына ул вакытыннан алда
Дөнья куйган йөрәк парәсен.
Күз яшьләре инде кипсәләр дә,
Еш йомшара күңел кыллары.
Башка хәсрәт күрми узса иде
Бу ананың гомер юллары.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Источник: газета “Кызыл таң” .