Маяк
+22 °С
Яңгыр
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
7 сентябрь 2023, 13:55

Биргән антына тугры булды

Аккүз авылы егете Илгиз Сәйфуллинның махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булуына бүген бер ел

Биргән антына тугры булдыБиргән антына тугры булды
Биргән антына тугры булды

Бала – бәгырь җимеше. Ана кеше өчен нарасыеннан да газизрәк кеше бар микән җир йөзендә? Ул аңа гомер бүләк итә, аннары күкрәк сөтен имезеп, йокысыз төннәрен багышлый. Чын ана кеше өчен газиз баласы яшәү мәгънәсенә әйләнә. Беренче адымнарын атлавы, беренче сүзләре, башлап балалар  бакчасына, мәктәп ишекләрен ачып серле белем дөньясына күмелүе, ананын эштән кайтуын көтеп колачын җәеп йөгереп килеп муенга сырылулары, өлгергәнлек аттестаты алып беренче олы юлга озатулар, укып,  һөнәр иясе булып үзаллы эшли башлаулары. Ана кешенең күпме йокысыз төннәре, тәрәзәдән күзен алмый сагынып көтүләре...  Ә менә бу дөньяда газиз балаңны җир куенына салудан да олы югалту ачысы юктыр. Акыллы, тәртипле, тормышта үз юлын табып, гаилә корырга да өлгермәгән егенең безнен арадан китүе - олы кайгы, ачы хәсрәт, беркемне дә тетрәндермичә калдырмады. Ипле, сабыр, тәртипле, ярдәмчел, туган җанлы, әнисе-туганнары өчен җан атып торган, илебезнең горурлыгы булган контрактчы, ефрейтор Илгиз Сәйфуллин Украина җирләрендә сугышта башын сала.

Фәнүзә ханымнар ишегалдына килеп туктагач, болын кадәр моңсу таш йорт каршы алды.  Капка алдына яугир әнисе чыгып басты. Бер ел эчендә ана шактый гына бирешкән. Кайгыдан сулып калган йөз, каралары арасында агарган чәчләр, кечерәеберәк калган гәүдә – болар барысы да фәкать газиз улын югалту нәтиҗәсе иде. Ана кешенең җуелмаслык сагыш төсе алган төпсез карашын күреп, ирексездән күзләремне җиргә төбәдем. Фәнүзә апа үзен бик тиз кулга алып, өйгә керергә кыстады. Аның артыннан ипләп кенә атлыйм, үземнең күңел сыкрый нинди генә юату сүзләре әйтим микән бу анага дип... Йортка керәбез, безне Илгизнең портреты, төрле Мактау грамоталары, Дипломнары каршы ала. Шунда уҡ чөйдә геройның хәрби киеме  (пинжәге) эленгән.  Фәнүзә апа һәм энекәшләре бергәләп иң кадерле кешеләренә – сөекле улына, яраткан абыйларына багышлап почмак эшләгән.

 “Мондый авыр кайгы беркемнең дә түренә, өенә кермәсен, кайгылар ишек какмасын. Өрлек кебек, имәндәй таза газизләребез, тормышның ямен - тәмен тә тоймыйча, җир куенына керә. Бу ачы хәсрәтләрне җиңеп чыгарга, Ходай сабырлыклар бирсен дип көндә телим”, - дип тамагына утырган төерне көчкә йотып җибәрде Фәнүзә ханым һәм улы турында сөйләп китте.

Илгиз гаиләдә көтеп алынган беренче бала булып ТРның Тукай районы Теләче Тамак авылында туа. Бәләкәйдән үзенең зирәклеге, сабырлыгы белән күпләрне сокландыра.  Язмыш җилләре аларны Башкортстанга китерә. Фәнүзә апа  тормышын Аккүз авылында яшәүче Илнур Фирдәвис улы белән бәйли.

-Илгиземне тормыш иптәшем беренче көннән үк үз улыдай кабул итте һәм шушы дуслык ахыргача дәвам итте. Һәрвакыт киңәшләрен биреп, аталарча кайгыртты. Ә улым безнең йөзгә кызыллык китермәде, акыл белән эш итте, ярдәмгә ашкынып кына торды. Ике энекәшенә – Илназ белән Айнурга үрнәкле абый була белде,- ди Фәнүзә апа яшьләренә ирек биреп.

 Илгиз 2002 елда Аккүз урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә. Мәктәптә укыган вакытта үзен бары уңай яктан гына күрсәтә, тырыш һәм намуслы укучы буларак таныта. Сыйныфташларына һәм укытучыларга, гомумән һәркемгә карата игелекле була. Һәркем белән уртак тел табып, мәктәпкә теләп йөрөй. Ул чын һәм тугры дус, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Сыйныфташлары арасында абруй казана. Спортка һәм физик культура дәресләренә ныклы кызыксыну күрсәтә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

Урта мәктәптән соң,  Югары Яркәйдәге 86 нчы һөнәри лицейга укырга керә. Илгиз укуга җитди карый. Преподавательләрнең һәм мастерларның барлык таләпләрен һәм тәкъдимнәрен уңышлы үти. Укуын тәмамлап, кулына диплом алгач, армия сафларына юллана. Хабаровскийда разведчик булып, Ватан алдында изге бурычын үти. Хезмәтен тутыргач, контракт төзеп биредә кала. 74854 нче хәрби частьтә спецназ разведчигы вазыйфасында контракт буенча хәрби хезмәт уза.

-Ул бервакытта да зарлануны белмәде, үзенең кайнар нокталарда булуын да әйтмәде. Безне борчымыйм дигәндер инде, балакаем, - ди Фәнүзә ханым.

2022 елның 24 февраленнән Украинада барган  хәрби операциядә катнаша, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 2022 елның маенда яраланып, госпитальдә дәвалана.

2022 елның 7 сентябрендә Донецк өлкәсе Новомихайловка авылында барган сугышта батырларча һәлак була.  Илгизне соңгы юлга озатырга килгән 74854нче хәрби часть вәкиле сержант Алексей Степанов:”Дустыбыз Илгиз бер мактануны белмәде, шулкадәр тыйнак, сабыр иде. Соңгы сулышына кадәр иптәшләренә ярдәм итте – үзе яраланса да, сугыш яланыннан солдатларны алып чыкты”, - дип зур горурлык белән сөйләгән иде.

Әйе, Илгиз үзенең хәрби бурычын намус белән үти һәм яшь буынга үрнәк булып кала. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Истәлеген мәңгеләштерү максатында Аккүз урта мәктәбе диварына тактаташ урнаштырылды.

- Бер чарадан, бәйрәмнән калдырмыйлар, һәрвакыт игътибар үзәгендәбез. Улымның рухын зурлаганнарына, онытмаганнарына муниципаль район хакимиятенә, авылдашларга зур рәхмәтлемен, - дип рәхмәтен белдерде Фәнүзә апа.

... Саубуллашып, кайтыр юлга кузгалдым. Фәнүзә апаның  күзендә, йөзендә, ни кадәр сагыш булса да, елмаерга тырышып мине кул болгап озатып калды. Нинди дә булса юату сүзләре әйтергә батырчылык итмәдем. Бары тик «Ходаем, сабырлык бир син аңа, мондый кайгылардан һәммәбезне дә берүк саклый күр!» дип кенә тели алдым эчемнән.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас