

Махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребез туган якларына ялга кайткач, башкаланың Совет мәйданы традицион очрашу урыны булып тора. Хәрбиләр Миңнегали Шайморатов һәйкәленә чәчәкләр сала. Кыска вакытлы ялга кайткан яугирләр арасында райондашыбыз, Салават Юлаев ис. батальон составында хезмәт итүче батырыбыз да бар иде. Ул Югары Яркәй авылында туа. Тәрбия һәм белем биреп, олы тормыш юлына чыгарган өчен әнисе Әлфиягә һәм әтисе Александрга зур рәхмәтле. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1995 елда хәрби бурычын үтәргә китә. Батыр егет Самара, Калининград өлкәләрендә БМП механигы булып хезмәт итә. Кыю егет армиядән кайткач, контракт төзеп, 2002 елда Таҗикстанга китә.
Хәрби чыныгу алган егет авылга кайткач, “Башдорремстрой” җәмгыятенә водитель булып эшкә урнаша. Коллективта үзен ярдәмчел, тәвәккәл, киң күңелле булуы өчен ихтирам итәләр. Берничә елдан соң, вахта ысулы белән Себергә китеп, анда 2022 елга кадәр эшләп йөри.
Бүгенге көндә ул - Русия Кораллы көчләренең ирекле хезмәткәре, 2023 елның февраль аеннан фронтта. «Көймәдә берүзең генә булмау хисе нык ярдәм итә”, - ди ул.
- Ике тәүлек юлда булдык, безне тантаналы итеп каршы алдылар. Туган ягыбызга кайтуыбызга бик шатбыз. Бу хисләрне әйтеп бетергесез, - дип хисләре белән бүлешә ул.
Кыю яугир - ачык, позитив ир-егет. Әңгәмәбез контракт хезмәте, махсус операция үткәрү зонасына барырга этәргән сәбәпләр һ.б. турында булды.
- Февраль аенда махсус операциядә катнашу өчен үз теләгем белән бардым. Хәрби комиссариатка, кирәкле документларны җыйганнан соң, Нижегород өлкәсенә әзерлек үтәргә җибәрделәр”, – дип, үз хәрби юлы турында сөйләвен дәвам итте әңгәмәдәшем. -Ике айдан соң, 13 майдан хәрби операция территория-сенә кердек. Ышанып тапшырылган объектларны тәэмин итү һәм саклау буенча куелган бурычларны үтәү белән мәшгульбез. Моңа кадәр хезмәт иткән урыннарда корал белән эш иткәнем бар иде. Шуңа күрә миңа бу яңалык түгел. Алга куелган бурычларны үтәү, гомерне саклап калу өчен чарасыздан элеккеге күнекмәләрне искә төшерәсең.
-Көнкүреш шартларыгыз нинди? Барысы да җитәрлекме, кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгәнме?
-Хезмәтне үтәү өчен бар шартлар да бар. Хәрби кырда ничек булырга тиеш, шулай. Туклану әйбәт, барысы да җитә. Гигиена өчен, юынырга, чәч кисәргә мөмкинлекләр бар. Бер авылда шәхси йортта яшибез. Тәэмин итү буенча республика бик нык ярдәм итә. Хезмәткә киткәндә район җитәкчелеге бар кирәк-яракларны җыеп җибәрде. Әле кайткач та, Яркәй авыл советы авыл биләмәсендә нәрсә кирәклеген белешеп кенә торалар. Бу җәһәттән оештыру мәсьәләләрен җиренә җиткереп башкарганнары өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
-Хезмәтеңдә нинди авырлыклар кичерәсең, нинди бурычлар үтисең?
-Территориядә мин - тыл хезмәте водителе. Минем бурыч – кирәкле урыннарга азык-төлек продуктларын илтеп җиткерү. Кайнар нокталарга әлегә җибәрмиләр. Әмма кайда баруны үзебез сайламыйбыз. Кирәк икән – берсүзсез команданы тыңлыйбыз. Чөнки безнең миссия – Ватанны саклау. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, биредә дисциплина - иң мөһиме, ансыз булмый. Һәрнәрсә үзебездән тора.
-Территориягә баручыларга нәрсә теләр идегез?
-Беренчедән, бирегә барырга ният кылучыларга, бу карарның нинди җитди икәнен аңласыннар. Әзерлек тә, физик сәламәтлек тә кирәк. Чөнки үзеңдә җиһазлар йөртергә туры килә. Бронежилет, каска, корал, боекомплект, азык-төлек, су – болар барысы да хәтсез авырлыкта. Психологик яктан да әзер булу мөһим.
Тормыш иптәшем Айсылу белән дүрт бала тәрбиялибез. Махсус операция тәмамланып, һәр бала шатланып, озын гомерле булып яшәсен. Илебез күге тыныч, якты булсын.
Яугиребез тиздән кабат юлга кузгалачак. Аңа, һәм барча якташларыбызга Җиңү белән исән-имин туган якларына кайтуын теләп калабыз.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.