

Якташыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучы Илдус икенче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Бу бүләк солдатларга хәрби бурычын үтәгәндәге казанышлары өчен бирелә.
Батыр сугышчы Югары Яркәй авылында туып-үсә, икенче урта мәктәптә укый, Яңа Уренгой шәһәрендә эшли. Узган елның сентябрендә мобилизацияләнә. Бүгенге көндә Донецк өлкәсендә хезмәт итә.
Өендә аны яраткан тормыш иптәше һәм кечкенә улы, шулай ук туганнары һәм якыннары көтә.
Геройга батырлыгы, илебезне, безне саклаганы өчен рәхмәт әйтәбез. Шулай ук батыр ул, сугышчы һәм яклаучы тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләренә рәхмәтебезне җиткерәбез! Без синең белән горурланабыз, каһарман яугир, үзеңне сакла һәм исән-сау әйләнеп кайт!