

Акчалата түләүләр
Махсус хәрби операция вакытына Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәркем дәүләттән бер тапкыр бирелә торган 195 мең сум акчалата түләү ала.
Акчалата ярдәмне республика да бүлә. Шушы көннәрдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тиешле указга кул куйды. Документка ярашлы, мобилизация буенча чакырылган яисә хәрби хезмәткә чакыру буенча килгән һәм 2023 елның 10 ноябреннән соң контракт төзегән гражданнар төбәктән 100 мең сум күләмендә өстәмә түләүгә исәп тота ала.
— Сүз бер ел элек мобилизацияләнгән һәм статусын ирекле контрактчыларга алыштырырга теләүчеләр турында бара, бу исә берничә финанс преференциясе бирә, -— ди Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич. — Безнең республикада андый егетләр, чыннан да, күп, йөзләрчә. Радий Хәбиров имзалаган Указ аларга өстәмә рәвештә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Чакыру буенча хезмәткә килгәндә: закон аны контрактка алыштырырга мөмкинлек бирә, мондый адымга, гадәттә, университеттан соң яки отсрочкасы булган тормыш тәҗрибәсе туплаган егетләр бара. Башта алар өч-дүрт ай укый, әмма моннан соң да мотлак махсус хәрби операциягә бармаска мөмкиннәр, ә төрле хәрби частьларда хезмәт итә алалар. Республикадан өстәмә түләү мондый карар кабул иткән егетләр өчен, шулай ук, финанс ярдәме.
Шәһәрләрдән һәм районнардан ярдәм
! Түләүләр мәсьәләләре буенча Уфада СВОда катнашучыларга ярдәм итү үзәгенә Октябрь проспекты, 85 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннар — (347) 215-15-70, (347) 215-16-70.
Шулай ук, бердәм белешмә номеры — 177, Ситуацион үзәккә — 122 яки (347) 218-19-19 номерлары буенча шалтыратырга, якындагы «Минем документларым» КФҮ офисына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шул рәвешле, контракт төзегәндә Оборона министрлыгыннан бер тапкыр бирелә торган 195 мең сум түләүне, Уфа меценатлары түләвен (100 мең сум) һәм төбәкнең яңа түләвен (100 мең сум) бергә кушканда, контрактчылар әле СВОга киткәнче үк бер тапкыр бирелүче 400 мең сумга якын акча алырга мөмкин. Махсус хәрби операция зонасында исә хезмәт хакы аена 210 мең сум тәшкил итәчәк. Бу — минималь түләү, аерым казанышлар өчен, мәсәлән, актив һөҗүм итү гамәлләре, штурм отрядлары составында һәр километр алга китеш, танкларны кулга төшерү өчен һ.б. өстәмә түләүләр каралган.
Түләүләр ничек күчерелә?
Айлык акчалата түләү контрактчының «Мир» картасы бәйләнгән теләсә кайсы банк исәбенә күчерелә. Исәп реквизитларын контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында күрсәтергә кирәк. Әгәр «Мир» картасы юк икән, контрактчыга банкта тиешле исәп ачылачак. Шушы ук исәпкә төбәкләрдән түләүләр күчерелә. Барлык түләүләр автомат рәвештә исәпләнә.
Гаилә турында хәстәрлек
Контрактка кул куеп, республика кешеләре үзләре өйдә булмаганда якыннарына һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәгенә — утын алып киләчәкләренә, ремонт эшләүдә ярдәм итәчәкләренә, мәктәптә балаларын ашатачакларына, төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә бушлай йөрү, колледжга керү мөмкинлеге тудырылачагына тулы гарантия ала. Әгәр бала әле бик кечкенә икән, аңа балалар бакчасында урын бүленәчәк һәм ата-аналар түләүдән азат ителәчәк. СВОда катнашучыларга да, аларның якыннарына да республиканың иң яхшы шифаханәләрендә сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге каралган. Ихтыяҗ булса, йортка газ кертү өчен 100 мең сумнан да ким булмаган сертификат бирелә. Тиздән Русия Герое исеменә лаек булган яки махсус операциядә аерым уңышларга ирешкән яугирләр тагын бер ярдәм чарасына: торак йорт төзү өчен җир алу хокукына исәп тота алачак. Бу закон әле эшләнүдә, аны ноябрь ахырында кабул итәргә планлаштыралар.
ӘЙТКӘНДӘЙ
Хатын-кызлар контракт төзи аламы?
Әйе. Хатын-кызларны хәрби хезмәткә гомум нигездә алалар.
Шушы көннәрдә Куергазы районыннан күпбалалы ана Оборона министрлыгы белән контракт төзеде һәм СВО зонасына пешекче булып юлланды. Бу хакта район башлыгы Юлай Ильясов җиткерде. Аның сүзләренчә, әлеге ханым — профессиональ аш-су остасы, ул СВОда вакытта балаларын картәниләре караячак.
Сүз уңаеннан, махсус хәрби операция зонасында пешекче булып эшләү җиңел түгел. Эш графигы сменалы, әмма смена иртә таңнан төнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Һава торышы нинди булуга карамастан, кыр шартларында да эшләргә туры килә.
Кем сугышчы була ала?
Контракт буенча хәрби хезмәткә запаста булган, шулай ук хәрби хезмәт үтмәгән, әмма югары яки урта һөнәри белем алган 60 яшькә кадәр ир-егетләр (аерым белгечлекләр буенча һәм очракларда — 65 яшькә кадәр) кабул ителә.
Контракт вакыты:
- рядовойдан прапорщикка кадәр — алты айдан,
- офицерлар өчен — өч елдан биш елга кадәр.
Контракт буенча хәрби хезмәткә ничек алынырга?
—1нче адым — документларны сайлап алу пунктына яки хәрби комиссариатка тапшырырга
— 9x12 фото (1 данә), 3x4 фото (4 данә)
— автобиография
— белемне раслаучы документларның күчермәләре
— кандидатның туу турында таныклыгының күчермәсе
— никах, никахны таркату һәм бала туу турында таныклыкларның күчермәләре
— паспорт күчермәсе (язмалар булган барлык битләр)
— хәрби билет күчермәсе (язмалар булган барлык битләр)
— ИНН күчермәсе
— банк картасы реквизитлары (мәҗбүри рәвештә — «МИР» түләү системасы ) кирәк
2нче адым — психолог белән әңгәмә үтәргә
3нче адым — медицина тикшерүе үтәргә
4нче адым — күрсәтмә алырга һәм хезмәт урынына юлланырга
5нче адым — хәрби частьта контракт төзергә
Контракт төзү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
- исәпкә алыну урыны буенча хәрби комиссариатка.
- контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына: Уфа шәһәре, Революцион урамы, 156, телефоннар: 8 (347) 248-29-31, 248-18-63. Ситуацион үзәк — 122
Радий Хәбиров, Башкортстан Республикасы Башлыгы:
— Республика экипировка, кирәкле техника, сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары белән бәйле барлык мәсьәләләрне үз өстенә ала. Егетләр бик мөһим эш башкара һәм илгә нык ярдәм итә. Ә без сугышчыларыбызны яклау һәм алар үз бурычларын үтәүгә мөмкин кадәр яхшырак әзер булсын өчен барысын да эшләячәкбез.
Материалларны «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе редакциясе әзерләде. Язмалар буенча тәкъдимнәрегезне axmetshina.v@rbsmi.ru адресына җибәрегез, телефон: (347) 272-92-61.