

20-23 ноябрьдә Уфа шәһәрендә «Ватанны саклаучылар кубогы» турниры уза.
Якташыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучы Рубен Хәсәнов ярышларда Башкортстан Республикасы командасы составында катнаша.
20 ноябрьдә Рубен Флорит улы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Очрашуның төп темасы авыр яраланган махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилитацияләү булды.
21 ноябрьдә Р.А. Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә Идел буе һәм Урал федераль округлары ветераннары командалары арасында ярышлар башланды.
Көрәшчеләр алты адаптив спорт төрендә көч сынашачак:
-утырып волейбол;
- өстәл теннисы;
- пауэрлифтинг;
-уктан ату;
-армрестлинг;
-пуля белән ату.
Ярышларда катнашучыларга уңышлар телибез!