

1. БАЛАЛАРГА
Йөкле хатыннарга, бала имезүче аналарга, өч яшькә кадәр балаларга медицина күрсәтмәләре буенча «Сөт кухнясы»ннан бушлай продуктлар каралган. Якындагы тарату пунктына яки КФҮгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
СВОда катнашучыларның балалары яшь ярымнан балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителә, алар урынны чираттан тыш алырга хокуклы, ә быелдан баланы өйгә якынрак булган бакчага күчерергә дә мөмкин. Моның өчен мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Укучыларны теләсә кайсы уңайлы мәктәпкә күчереп була. Аларга, шулай ук, бушлай туклану, продленка, теләсә нинди дәүләт һәм муниципаль түгәрәкләр һәм секцияләр каралган. Мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мәктәпне тәмамлаган балалар, аттестаттагы уртача балл нинди булуга карамастан, колледжга бюджет урынына керергә хокуклы. Әгәр белгечлек буенча укырга керү сынаулары каралган икән, уңай нәтиҗәләр кирәк. Әгәр бала инде коммерция төркеме студенты булса, аны бушлай укуга күчерәчәкләр. Әгәр дә белгечлек буенча бюджет урыннары юк икән, уку сертификат белән түләнәчәк. Урта махсус уку йортлары студентлары, шулай ук, бушлай туклану һәм тулай торакта урын алу хокукына ия. Оешма җитәкчелегенә мөрәҗәгать итегез.
СВОда катнашучыларның балигъ булмаган балалары җәйге лагерьларга бушлай юллама алу (урындагы хакимиятнең мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә), спорт секцияләренә өстенлекле язылу (секциянең үзенә килергә), шәһәр һәм шәһәр яны автобусларында айга 60 бушлай йөрү (бу ташлама 23 яшькә кадәр, мәгариф оешмасы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә) хокукына ия. Ташламалы юл йөрү мөмкинлегеннән даими шәһәр маршрутларында, ә мәктәп укучыларына шәһәр яны маршрутларында да файдаланырга мөмкин. Шәһәрдән 50 километр ераклыкка кадәр маршрутлар һәм район эчендәге барлык маршрутлар шәһәр яны маршрутлары санала
2. ШӘХСИ ФИНАНСЛАР
СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары түбәндәгеләргә хокуклы:
Бер машинага транспорт салымы түләүдә 100 процент ташламага. Льгота автомат рәвештә исәпләнә.
Кредит каникулларына. Ягъни кредит яки займ буенча вакытлыча түләмәскә. Кредит түләгән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бурычларга юл куелган очракта, пеня түләмәскә. Льгота автомат рәвештә исәпләнә.
Чүп-чар чыгарган өчен түләмәскә. Гаризаны үзеңнең төбәк операторыңа тапшырырга кирәк.
Җылыту максатында утын алу өчен 90 процент ташламага. Урманчылыкка мөрәҗәгать итегез.
«Жилстройсбережения» программасының ташламалы шартларына. Алар тупланган акчаны үз ихтыяҗларына бюджет премиясе белән бергә тулысынча исәптән ала яисә программада катнашуны штраф санкцияләресез «туңдыра» һәм кайткач яңадан тергезә ала. «Кайнар элемтә» телефоны — 7(347)285-00-97.
Базар бәяләреннән түбәнрәк хакка ташламалы торакка. Документларны Башкортстанның Торак программаларын гамәлгә ашыру идарәсе кабул итә. +7 (347) 218-17-46 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.
Авыл җирендә йорт төзү яки фатир сатып алу өчен сертификат алуда өстенлекле хокукка. Моның өчен СВОда катнашучы яки аның гаилә әгъзасы «Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасында катнашырга тиеш. Район хакимиятенә мөрәҗәгать итегез.
Өйгә газ кертү өчен 100 мең сумлык сертификатка. Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә яисә Күпфункцияле үзәк филиалларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Дәүләт мәдәният учреждениеләрендә (музейлар, театрлар, филармонияләр һ.б.) билетларга 50-100 процент ташламага. Кассаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Дәүләттән үз фермасын яки үз бизнесын ачуга грант алган, әмма 2022 елның көзендә өлешчә мобилизация буенча СВОга киткән Башкортстан кешеләре грант шартларын үтәмәгән өчен җаваплылыктан азат ителә. Грант алган ведомствога мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Төбәк ярдәм чараларын алу өчен гаиләнең мохтаҗлыгын бәяләгәндә, СВОда катнашучыларның керемнәре исәпкә алынмый. Федераль ярдәм чараларын билгеләгәндә Социаль фонд мобилизацияләнгәннәрнең керемнәрен исәпкә алмый. Социаль ярдәм учреждениеләренә һәм Русиянең Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
3. Көнкүрештә ярдәм күрсәтү
Яңа белгечлек алу өчен белем бирү сертификатлары. Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
14 көнгә шифаханәгә бушлай юллама. Аны якын туганыңа тапшырырга яисә, икегә бүлеп, 7шәр көн бергә ял итәргә мөмкин. Балаларга, шулай ук, шифаханәгә (медицина күрсәтмәләре буенча, балалар поликлиникасы аша) бушлай юллама каралган. Ташламаны үзегез сайлаган шифаханәдә рәсмиләштерергә кирәк (республиканың барлык учреждениеләре дә диярлек катнаша).
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның пенсия яшенә җиткән яки инвалид булган, социаль хезмәтләргә мохтаҗ булган гаилә әгъзаларына, шулай ук, балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче аналарына өйдә бушлай социаль хезмәтләр күрсәтү. 8-800-775-00- 14 «кайнар элемтә» телефоны буенча, Республиканың халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә (Уфа, Менделеев урамы, 136/2, телефоны: +7(347)286-51-05) яки Дәүләт хезмәтләре аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Көнкүреш проблемаларын хәл итү. Волонтерлар мөрәҗәгать итүче исәбенә беренче кирәкле чараларны: мәсәлән, даруханәдән дарулар һәм азык-төлек китерә, утын яра, урамны кардан чистарта ала. Шәйморатов исемендәге штабның телефон номеры — 8 (800)201-89-03. Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты штабының телефон номеры — 7 (927)311- 23-55. Көн саен 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр.
Эшкә урнашуда шәхси ярдәм. Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Түләүсез юридик һәм психологик ярдәм. Үзегезнең муниципалитеттагы телефоннарны ситуацион үзәктә ачыклагыз.
БУ – МӨҺИМ!
СВОда катнашучының гаилә әгъзасы булып кемнәр исәпләнә?
1. Рәсми хатыны яки ире (хатынкызлар да СВОга китә, мәсәлән, шәфкать туташлары яки пешекчеләр сыйфатында).
2. Ата-аналар яисә баланы эшкә яраксыз яшьтә уллыкка алучылар (инвалидлар һәм пенсионерлар).
3. Әти-әнисе булмау сәбәпле, баланы өч елдан да ким булмаган вакыт тәрбияләгән һәм карап тоткан әби-бабасы.
4. Баланы эшкә яраксыз яшьтә кимендә биш ел тәрбияләгән һәм карап тоткан үги ата һәм үги ана.
5. Балигъ булмаган балалар һәм 23 яшькә кадәр студент балалар.
6. 18 яшькә кадәр инвалидлык алган балигъ булган балалар.
Барлык ташламаларны алу өчен төп документ — хәрби мобилизация буенча чакырылган гражданның яки контрактчының белешмәсе. Гаилә әгъзалары аны яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта алырга мөмкин.
СОРАУЛАР ТУСА, КАЯ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ?
Ситуацион үзәккә шалтыратыгыз:
122, өстәмә номер — 1
+7 (347) 218-19-19 (көн саен 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр).
Яисә Башкортстанга идарә итү үзәгенең телеграмында чат-ботка языгыз:
https://t.me/MPodderzhkiBashkortostanBot
Материалларны «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе редакциясе әзерләде. Язмалар буенча тәкъдимнәрегезне axmetshina.v@rbsmi.ru адресына җибәрегез, телефон: (347) 272-92-61.