Маяк
+22 °С
Яңгыр
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
20 гыйнвар 2024, 05:35

Авылдашыбыз белән горурланабыз

Безнең “СУРА” позывнойлы авылдашыбыз һәр заманда мактаулыбулган хезмәтне – Ватанны саклауны һөнәр итеп сайлады һәм аны намус белән башкара.

Авылдашыбыз белән горурланабызАвылдашыбыз белән горурланабыз
Авылдашыбыз белән горурланабыз

Батырлык ил өстенә бәла килгәндә сынала, ди халык мәкале. Хак сүзләр. Бүген, неонацистлар баш калкыткан заманда, иң кыюлар, иң тәвәккәлләр, кулларына корал алып, илебез иминлеген саклар өчен махсус хәрби операциягә юллана.

Безнең “Сура” позывнойлы авылдашыбыз һәр заманда мактаулы булган хезмәтне – Ватанны саклауны һөнәр итеп сайлады һәм аны намус белән башкара. Яшь булуына карамастан, ул Туган илебезне лаеклы яклый. Без, авылдашлары, аның белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Венер Х. Шәммәт авылында дөньяга килә. Сөндә су коенып, туган ягының табигате белән хозурланып, бәләкәйдән әтисе кул арасында хезмәт күнекмәләре алып үсә.

Аккүз урта мәктәбен тәмамлагач, Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжында белем ала. Арытаба ул армия сафларына алына. Ырымбур өлкәсенең Тоцкий шәһәрендә хезмәт итә. 2021 елда контракт төзи. Махсус хәрби операция башлану белән Ватан сагына баса кыю йөрәкле авылдашым. Балачактан әтисенең олы терәге, ышанычы, ярдәмчесе булып үскән Венер үзендә зур җаваплылык тоя, хәрби хезмәттә сынатмый. Беренче көннәреннән үк ул дошман белән батырларча сугыша.

“Сура” позывнойлы якташыбыз яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен “Сугышчан батырлыгы өчен”, “Жуков” медальләре белән бүләкләнгән. Моннан тыш, ул Русия Оборона министрлыгының “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медаленә лаек булган. Әлеге медальнең йөзлегендә совет заманының иң мактаулы хәрби бүләге – Кызыл Йолдыз ордены төшерелгән.

Илләребезгә тынычлык килсен, Венер тизрәк исән-сау җиңү белән туган якларга әйләнеп кайтсын дип теләп калабыз.

Әнфисә ШӘЕМОВА. Шәммәт авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас