Маяк
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
29 февраль , 14:10

Әтиле-уллы - Ватан сагында

Түбән Яркәй авылыннан ир узаманы улы артыннан махсус хәрби операциягә юллана.

Әтиле-уллы - Ватан сагында
Әтиле-уллы - Ватан сагында

Түбән Яркәй авылында гомер кичерүче С.Фәйләс моңа тиклем эшкуарлык белән шөгыльләнгән. Әмма көтмәгәндә керемле бизнесын калдырган һәм үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән.

Сугыш яланында “Федя” позывнойлы якташыбыз Түбән Яркәй авылында туып-үсә. Әти-әнисе бар гомерләрен авыл хуҗалыгы тармагына багышлап, фидакарь көч сала. Әнисе Мөҗәллия апа “Башкортстан” колхозында - алдынгы савучы, әтисе Фәнис абый алыштыргысыз механизатор була. Фәйләс тә алар үрнәгендә бәләкәйдән хезмәт тәрбиясендә чыныгып үсә. Югары Яркәйдәге беренче мәктәпне тәмамлый. Ватан алдындагы изге бурычын Венгриядә үти, водитель булып хезмәт итә. Армиядән кайткач тырыш егет үз эшен ачып җибәрә - “КамАЗ” автомашиналары белән хезмәт күрсәтә.

-2022 елның октябрендә төпчек улымны алып киткәннән бирле үземә урын тапмадым. Аны яуга озату бигрәк тә авыр булды. Бераз хезмәт иткәч улым янына барып, андагы хәлләр белән танышып кайттым. Икедә уйламыйча, үзем дә барырга карар кылдым. Анда минем улым, безнең егетләр – кемнәрнеңдер газиз баласы. Мин патриот булып үстем, шуңа күрә улларыбыз һәм яшь егетләр киткәндә, читтә калырга ярамый дип саныйм, - ди “Федя” позывнойлы райондашыбыз.

Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз артеллиристлар командасында хезмәт итә. Илешлеләр җибәргән “УАЗ” машинасын йөртә. Хәрби хәрәкәтләрдә каһарманлык күрсәткәне өчен Фәйләс Фәнис улы “Сугышчан батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә.

Гыйнвар аенда Зәлфирә апа белән Фәйләс абыйның гаилә коруларына 33 ел тулды. Алар райондашларыбызга үрнәк булып, тату яшиләр. Үз көчләре белән күркәм йорт тергезеп кергәннәр. Ике балага - Фидус белән Фирдүскә гомер бүләк иткәннәр. Фидус гаиләсе белән Уфа шәһәрендә яши. Фирдүс яу яланында безнең тынычлыгыбызны саклый.

Әтиле-уллы Ватан сагына баскан якташларыбызга туган якларына исән-имин, Җиңү белән аяк басырга язсын дип теләп калабыз.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: