Маяк
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
13 апрель , 11:00

Үлемне җиңеп кайткан

Туган нигезен, гаиләсен калдырып, якыннарын яклар өчен, илен, Ватанын саклар өчен махсус хәрби операциягә юллана ул. Бу аның икенче сугышы, Әфган җирендә дә ул намусы кушканча изге бурычын үти. Украинага барырга карар кылгач, бу хакта белдермәскә, борчымаска уйлап, тормыш иптәшенә “Эшкә барам, мине югалтмагыз”, дип кенә китә. Яу яланында аяусыз көрәшеп йөргәндә, аның үлеме турындагы хәбәр туган йортына тиз арада барып җитә.

Үлемне җиңеп кайткан
Үлемне җиңеп кайткан

Иптәше бит аны эшкә озаткан иде, мондый көтелмәгән хәбәрдән нишләргә белми югалып кала. Әмма берничә атна бәйләнешкә чыга алмаган яугир чынында исән була. Ялган хәбәр якыннарының йөрәген телгәләп өлгерә. Ярый әле исән, туган ягына ашкынып кайтып, гаиләсен кысып кочаклый, газиз туфрагына ныклы адымнар белән басып “Мин кайттым, мин исән”, дип күкрәк тутырып әйтә. Гаиләсе белән күрешү шатлыгы дулкынландыра, күңелләр тула, күзләр яшьләнә. Бүгенге көндә күпләр шундый хәрби юлы үтә, кемдер хәбәрсез югала, кемдер яу яланында башын сала, кемдер туган ягына исән-имин кайту бәхетенә ирешә. Шундый язмыш иясе, батыр рухлы, көчле шәхес белән якыннан танышырга теләп, күрешеп, әңгәмәләштем. Илеш районы Югары Яркәй авылында яшәүче Камил Мостафин – Әфган сугышы ветераны, махсус хәрби операциядә катнашып, бүгенге көндә сәламәтлеге торышы буенча комиссияләнгән яугир, Миңнегали Шәйморатов ордены иясе.

Бача исемен йөртүче солдат районыбызның күркәм табигатьле Исанбай авылында Фәния һәм Мирсәгыйть абыйларның эшсөяр гаиләсендә туып-үсә. Урта мәктәптән соң, Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри училищега укырга кереп, тренер-жокей белгечлегенә ия була. Камил Мостафин армия сафларына алынып, тәүдә Дальний Восток чигендә – сакчы, арытаба Әфганстандагы Мазари –Шариф шәһәре янында наводчик-снайпер булып хезмәт итә. Ватан алдындагы изге бурычын намуслы үтәп, туган якларына әйләнеп кайта һәм район эчке эшләр бүлегенә водитель булып урнаша. Арытаба

Нефтекама шәһәрендәге эчке эшләр бүлегендә хезмәт сала. Ул анда атлы полициядә хезмәт итә. Атлы полиция хезмәткәрләре атта йөреп, махсус бурычларны үти, паркларда һәм полиция машиналары үтә алмаган урыннарда патрульлек итә. Аннан лаеклы ялга чыга.

–Хәрби юлыгыз турында ниләр әйтерсез? дигән сорау бирдем әңгәмәдәшемә.

–2022 елның апрелендә Украинадагы махсус хәрби операциягә үз теләгем белән контракт төзеп киттем. Республикадан 40 кеше үз иркебез белән баручылар идек. Анда “9 БАРС” отрядында бүлек командиры булып хезмәт иттем. Андагы тәртип буенча телефонны үзебез белән алып кермәдек, паспортларны штабта ук калдырдык. Өйгә бик сирәк шалтыраткач, ниндидер хата киткән күрәсең, хәбәрсез югалган дигәннәр. Гаиләм бик хафаланган. Шул елның 13 июлендә туган якка кайттым һәм бер айдан соң кабат сугышка юнәлдем. Бу юлы инде легендар булган Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальоны составында киттем. Биредә наводчик-оператор булдым, һәрвакыт алгы сызыкта йөрергә туры килде. Херсон өлкәсендә булганда өйдәгеләр белән бәйләнешкә бик сирәк чыгарга туры килде, күченеп йөргәндә штабта документлар буталыпмы, югалыпмы, тагы ялган хәбәр белән гаиләне куркытканнар. Бу юлы похоронка килгән. Хәтта пенсияне туктатканнар. Контракт тәмамланып, өйгә кайткач, Уфага барып яңадан пенсия артыннан йөрергә, үземнең исәнлегемне дәлилләргә туры килде. Херсон өлкәсендәге яуларның берсендә яраланып, госпитальдә яттым. Яра төзәлеп, аякка баскач, гыйнвар аенда тагы алгы сызыкка иптәшләр янына юлландым. Укчы булып, Донецк өлкәсе Угледар, Бахмут шәһәрләре өчен барган сугышларда катнаштым. Шуннан соң бик каты чирләгәч, Луганск госпиталенә эләктем.

Аннан соң Владикавказ хәрби табиблары комиссиясе тарафыннан комиссияләнеп, май аенда өйгә кайттым, – диде хәрби Мостафин.

–Бүгенге көндә ничек яшисез, республикада, районда ветеранга нинди караш?

–Мин 1987 елдан бирле хәрби хәрәкәтләр ветераны. Әфган сугышы афәтен үз башымнан кичерергә, үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Хәзер менә Украинада булып, дошман пулясыннан саклап калды Ходай. Илештә яудашларым, якташларым белән бердәм булып, фронттагыларга ярдәм итеп яшибез. Тылдагыларның көчле булуы аларны көчле итә, дәртләндерә. Районда очрашуларга, бәйрәмнәргә чакырып торалар. Укучылар белән патриотик темага әңгәмәләр оештырып торабыз. Барлык мәктәпләрдә йөреп чыгабыз. Февральдә “Зарница” хәрби-спорт уеннары айлыгы булып, аны оештыруга үз өлешебезне керттек. Нефтекаманың эчке эшләр бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыккач, андагы очрашуларның да еш кунагы мин. Искә алып торалар, концертларга чакыралар. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә арабызда яшәүче Бөек ватан сугышы ветераннары сирәгәйде (районда алар өчәү), шул рәвешле яшьләр өчен патриотик тәрбия бирү бурычы безгә йөләтелә, Җиңү бәйрәме, Әфганчылар көне, Хәрби ветераннар көне булсынмы, һәркайсында катнашып, сәхнәләрдә чыгыш ясыйбыз.

Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга рәхмәтлемен, авыр чагында ярдәмгә килде, нинди генә сорау белән керсәң дә һәрчак вакытында хәл итә. Инвалидлыкка чыгар өчен группа алынмаган әле. Республика Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәтлемен, ул хәрби табибларның заключениесен юллап алуда ярдәм итте, – диде Камил Мостафин.

Бүгенге көндә Илеш районының иң актив яугирләрен берләштергән, әйдәп йөртүче “Хәрби туганлык” ветераннар җәмәгать оешмасы уңышлы эшләп килә. Камил Мостафин да – оешма әгъзасы. Алар махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган илешлеләрне соңгы юлга озаталар, саубуллашу тантанасында катнашып, ярдәмләшәләр. Район үзәгендә урнашкан яугир – интернационалистларга багышланган һәйкәл дә алар тырышлыгы, ярдәме белән куелды. Оешма үз чиратында ветераннарга санаторийга путевкалар бирә. Ә Илеш районы хакимияте хәстәрлеге белән ветераннар көнендә аларга күчтәнәч пакетлар таратыла.

–Яшь буынга теләк-тәкъдимнәрегез бармы?

–Безнең бурыч – киләчәк буынга дөрес тәрбия бирү. Шуңа күрә укучылар белән ешрак очрашулар уздыру, булачак солдатларны армия тормышына әзерләү мөһим. Шунысын да әйтәсем килә, ике улым хәрби бурычларын үтәп кайтты, өченчесе Украинага барырга җыена. Балаларыма да дөрес тәрбия биреп үстердем дип уйлыйм. Үз теләге белән баручыларга әйтер сүзем шул: үзләрен саклап, алны-артны карап йөрсеннәр иде. Командирлар нәрсә кушканны тыңласыннар, белмәгәнне сорасыннар. Беренче тапкыр баручыларга ярдәм кирәк булса, яки юлга җыенырга, кирәкяраклар тутырышуда булышырга, киңәшемне бирергә әзермен.

Камил Мостафин туган җиренең батыр рухлы улы, хәтта аның карашында ук тәвәккәллек, максатчанлык очкыннары чагыла. Газиз ватаны өчен сәламәтлеген кызганмыйча, гомерен бирергә әзер торган безнең чор геройлары шундый була. Бөек ватан сугышының ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев кебек легендар батыр уллар үстергән төбәк бит без. Илеш үзенең кыю йөрәкле уллары белән лаеклы рәвештә горурлана.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: