Маяк
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
3 Май , 11:20

Гомерен аямый көрәшә

Туган иле өчен гомерен аямыйча, чын мәгънәсендә җанын бирергә әзер торган безнең чорның чын геройлары махсус хәрби операциядә катнаша. Әлеге көндә яу яланында тормышларын куркыныч астына куеп, безне саклаучы ватандашларыбыз ныклы ихтыярлылар, көчле рухлылар. Илеш яугирләре дә шулар рәтендә хәрби антларына тугры кала. Алар корал тотып, яуга да керә, ут астында да кала, үлем белән күзгә-күз очрашып кына тора.

Гомерен аямый көрәшә
Гомерен аямый көрәшә

Кыска вакытлы ялга кайткан батыр белән очрашып, сөйләшергә туры килде. Ул үзенең хәрби тормышы хакында кыскача гына уртаклашты. 

Лаяшты авылыннан «Арыслан» исемен йөртүче яугир үз теләге белән фронтка юнәлә. Гаиләле булгач, тормыш иптәшен ярты еллап күндерергә туры килә. Моңа кадәр озак еллар төзелеш өлкәсендә эшли ул. Мастер, бригадир кебек һөнәрләрне башкара. Лаяшты авылында йорт салып кереп, гомер юлдашы белән ике кыз үстерәләр.

Төньяк Осетиядә махсус билгеләнештәге полкта армия хезмәтен үткән илешле махсус хәрби операциядә йөрәге кушуы буенча катнашырга карар кыла. Ике тапкыр яраланып, сугышның ачысын-авырлыгын күреп өлгерә. Әмма зарланып бармый, чын батырларча һаман яуга омтыла. Курку белми, каһарманнарча көрәшкәне өчен М.Шәйморатов исемендәге медальгә лаек була.

Шәйморатов батольонын да юкка сайламаган ул. «Июль аенда легендар көрәшче Миңнегали Шәйморатов батальонына язылдым, чөнки ул миңа үрнәк, үзебезнең көчле башкорт дивизиясе бит. Үземне алар рәтендә күрдем. Газиз илем, туган җирем, якыннарым өчен көрәшәм. Әлеге батальонда кече сержант, ротаның өлкән технигы булып хезмәт итәм»,– диде хәрби.

- Вазифа-бурычыгызга нәрсәләр керә соң?

-Ротаның шәхси составыннан башлап бронетехникага кадәр сакчыл караш, тәртиптә тоту бурычы йөкләтелә. Үземә ышанып тапшырылган хәрби бурычларга җаваплы карыйм, хәрбиләрне укыту һәм озату да минем карамакта.

-Фронтта якташлар, райондашлар очрашамы, яки бергә хезмәт итәме?

- Әлбәттә, очрашырга туры килә. Мин үз яныма илешлеләрне җыйдым. Алар белән җиңелрәк тә, аралашуы, аңлашуы, бер-беребезгә ярдәмләшеп, терәк булып торабыз. Бергә эшлибез, хезмәт итәбез. Көндезен йөрмибез, чөнки атыш астында калуы ихтимал. Ә менә төннәрен атыш зонасына бронетехникада барып, пехотчыларга ярдәм күрсәтәбез, - ди «Арыслан».

Төннәрен йокламыйлар, сагынырга вакытлары да калмый яугирләрнең. Һәрчак уяу, сакта торалар. Тылдагыларның ярдәмен тоеп хезмәт итәләр, туган илдән килгән күчтәнәчләр дәрт һәм көч өсти аларга. «Биредә ашау яхшы. «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятеннән килгән тушенкаларны яратып ашадык. Илеш районының ярдәм җыю штабыннан да ярдәм килеп тора, итекләр, перчаткалар, бензогенераторлар, болгаркалар һ.б. кирәкле әйберләр белән тәэмин итәләр, барысы өчен мәрхәмәтле райондашларга зур рәхмәтлебез», - диде яугир.

Иң мөһиме, үзегезне саклагыз, тылдагыларның, якыннарыгызның догалары, ярдәме сезгә ныклылык, рухи көч өстәсен.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: