Маяк
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
3 Май , 10:30

Илешлеләр өчен ярдәм

Махсус хәрби операциядә үз бурычларын үтәүче райондашларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм җибәрү дәвам итә. Бу җәһәттән районның ярдәм җыю штабы актив эшли.

Илешлеләр өчен ярдәм
Илешлеләр өчен ярдәм

Шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасыннан активист Илмир Йосыпов әйләнеп кайтты. Ул, алгы сызыктагы якташларыбызга ярдәм күрсәтеп, мөһим һәм җаваплы миссияне үтәде. Илмир халык һәм «Илеш районы солдатларына ярдәм» төркеме көче белән җыелган гуманитар ярдәм һәм кирәкле әйберләр алып барды. Гигиена чаралары, азык-төлек продуктлары, генератор, корал мае, бинокль, газ баллоннары һәм башка бик күп нәрсәләр шәхсән «Суфик» һәм «Шока» позывнойлы яугирләргә тапшырылды. Илмир шулай ук авыр яраланып госпитальдә яткан «Бульдозер» исемен йөртүче штурмчының хәлен белеп чыкты.

“Братство разведки” яугир ветераннар төркеме дә гуманитар ярдәм җыйган. Алар тактик носилкалар, матраслар, свитерлар, одеяллар, пледлар, урын кирәк-яраклары, мендәрләр, покрывалолар, кием-салымнар, аяк киемнәре, аптечкалар, спорт костюмнары, маскировкалы сеткалар һ.б. кирәк-яракларны штабка тапшырдылар. Тылдагыларның мондый изге гамәле яудагы илешлеләр өчен зур ярдәм.

Югары Яркәйдәге беренче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Ахун» исемен йөртүче яугиргә посылка тапшырды . Үзе әлеге балалар бакчасында йөргән икән. Балаларда үз иленә карата яратуны һәм аның чикләрен саклаучылар турында кайгыртуны тәрбияләүгә яхшы мисал.

Ильфира ФИДАИЛОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: