Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
11 Май , 11:40

Көчле рухлы яугир

Бер-бер артлы контрактчылар, мобилизацияләнгән егетләребез махсус хәрби операция территорияләреннән кыска вакытлы ялга өйләренә кайталар. Райондашларыбыз сугыш яланында каһарманнарча көрәшә, яшь буынга үрнәк булып торалар.

Көчле рухлы яугир
Көчле рухлы яугир

Кыска вакытлы ялга кайтучы батырыбыз белән хәрби хезмәт турында кыскача әңгәмә кордык.

«Паук» исемен йөртүче хәрби Теләкәй авылында туып-үсә. Нефтекама шәһәренең машина төзүчеләр колледжында белем ала. Мәскәү өлкәсендәге Дзержинск исемендәге Росгвардиядә - махсус билгеләнештәге дивизиядә хезмәт юлын үтә. Армиядән соң Дүртөйле шәһәрендә коткаручы булып эшли. Узган елның июль аенда үз теләге белән махсус хәрби операциягә юллана. Контракт төзеп, башта Луганск өлкәсенең Кременная кырында, арытаба Донецк халык республикасында хезмәт итә.

Ни өчен китәргә уйладың? дигән сораугаул: «Картәтиләребез илебез тынычлыгын яклаган, зәңгәр күгебез өчен аяусыз көрәшкән, минем дә алар кебек буласым килде. Телевизор, интернет аша гынатүгел, үз күзләрем белән күрәсем, беләсем килү теләге тынгылык бирмәде. Хәзер инде күрдем, аңладым, үзем өчен нәтиҗәләр ясадым», - диде яугир.

Сугышның никадәр авыр булуын, аның михнәтләрен фронттагылар үз җилкәсендә тоеп карап кына аңлый. «Илештән киткәннән соң, Самарада 3 айбуе укыттылар, өйрәттеләр. Полигонга йөрдек. Укуда ничек кенә өйрәтсәләр дә, яу яланында бөтенләй икенче төрле, сугыш сугыш инде. Алгы сызыкта бигрәк тә үлем куркынычы сагалап кына тора. Башта психологик яктан авырлык белән очрашасың, күңел тыныч түгел, даими рәвештә һөҗүм итүләр, атышлар, аннан соң шундый атмосферада яшәргә күнегәсең. Өйрәнеп алгач, чыныга башлыйсың», - дип кичерешләре белән уртаклашты илешле.

«Паук» Донецк халык республикасында блиндажларда яши икән. Блиндаж - ул чокыр казып, җир астында яшәү. Аның өстен 2-3 шәр кат агач такталар белән каплыйлар. Болай иткәндә кассеталыснарядлардан сакланып калалар, әмматанкныкы көчлерәк, ул снаряд эләксә исәнкалмаска да мөмкин.

Һөҗүмгә барганда яшәгән урыннарын–блиндажларны калдырып китәләр.Туклануга килгәндә, һәр 3 көн саеназык-төлек китерәләр, аларны тиз генә бушаталар икән. Илешлеләрдән гуманитар ярдәмнең өзелмәвен, һәрдаим хәрбиләрне шатландырып, туган яктан ярдәм килеп торуын билгеләде ул.

Штурмовик буларак хезмәт итүче илеш егете сөйләвенчә, чит ил наемникларына караганда, украинлылар белән сугышуы авыррак, чөнки алар туып-үскән урыннарны яхшырак белә, тизрәк ориентлаша, газиз җирләрен яклап, яуга омтыла.

Хәрбинең көнкүреше ничек үтә соң, дигәндә, фронттагыча, һәркемнең үз бурычлары бар, аларга аерым эш билгеләнгән, шуны үтәргә тырышалар. Блиндажында автоматын чистартамы, бронежилетын тәртипкә китерәме, һәркем үз эше белән мәшгуль. Шулайук элемтәчеләр дә, медиклар да үз бурычларын башкаралар.

Ни өчен «Паук» исемен сайладың дигәч, яугир елмаеп кына җавап кайтарды:«Балачакта «Человек-паук» дигән фильм карый идем, андагы герой һәркемгә ярдәмгә ашыга, шундый көчле һәм батыр булып истә калган. Аңа ошарга тырышып, мин үземне кеше-үрмәкеч дия идем. Әнием шаяртып “паук” дип эндәшә иде миңа. Шуннан калган исемул», - диде әңгәмәдәшем. Исемне дә юкка сайламагансыңдыр, фильмдагы герой кебек синең дә изге ниятең, батыр рухың җиңүгә китерсен.

Дошман һәрчак сагалап кына тора, һавадан да, җирдән дә куркыныч яный. Заманча шартлаткычлары килеп чыгып тора. Тавышсыз шартлый торганнары, аерым вакыт аралыгында үзеннән-үзе шартлаганнары да аеруча куркыныч. Адым саен хәвеф-хәтәр сагалый шул.

Исән-сау, югалтуларсыз, тизрәк туган якларга әйләнеп кайтсагыз иде, якташларыбыз.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА. Автор фотолары.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: