Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
18 Май , 11:30

Егетләребез сынатмый

Кайда гына хезмәт итсәләр дә, безнең район егетләре сынатмый. аларның ил алдындагы бурычларын намус белән үтәүләрен Рәхмәт хатлары да дәлилләп тора.

Егетләребез сынатмый
Егетләребез сынатмый

Әйтергә кирәк, Украинада махсус хәрби операция башлану белән районыбыз ирегетләре дә Ватан чакыруы буенча илебез сагына басты. Алар анда бурычларын лаеклы үти. Район халкы да аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Яугирләргә җылы киемнәр бәйләп, токмач, тушенкалар әзерләп, блиндаж шәмнәре ясап һәм солдатларга кирәк булган башка әйберләрне туплап, әледән-әле посылкалар озата. Мәктәп укучылары да якташларына җылы эчтәлекле хатлар язып, аларның рухын күтәрергә тырыша һәм тизрәк Җиңү белән кайтуларын тели.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин адресына райондашыбызның батырлыгы турында бәян ителгән хат килде. Анда Кадер авылы егете сугыш яланында “Туман” позывнойлы Заһир Г. турында сүз бара.

“Безнең хәрби частьтә сезнең якташыгыз, 2 статья старшинасы взвод командиры урынбасары бүлек -командиры вазифасында Заһир Г. мобилизация буенча хезмәт үтә. Ул Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хәрби бурычларны үтәгәндә югары нәтиҗәләр күрсәтә. Батальонны Клещеевка торак пункты районына күчергәннән соң, берничә тапкыр авыр ситуацияләрдә батырлык һәм ныклык күрсәтә, шәхси состав белән оста җитәкчелек итә. Дошманның Дрон-камикадзеларын юк итүдә һәм шәхси состав белән идарә итүдә үзен яхшы күрсәтә, үз гомерен куркыныч астына куеп, авыр яраланган иптәшләрен алып чыга. Беренчеләрдән булып Шәйморатов медале белән бүләкләнә. Батальон командованиесе тарафыннан Бахмут юнәлешендә дошман белән көрәштә уңышлы гамәлләре өчен “Георгиевский крест IV степени” дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә.

- Сезнең хакимият тарафыннан гуманитар ярдәм рәвешендә тапшырылган УАЗ әле дә шәхси составны, сугыш кирәк-яракларын һәм яраланганнарны ташу буенча мөһим һәм авыр бурычларны үти. Әлеге машинаның рулен 2 статья старшинасы Заһир ныклы тота. Кыю солдат Илеш районы һәм бөтен Башкортстан байрагын махсус хәрби операция зонасында хөрмәт белән йөртә, – дип яза гаскәр часте командиры, подполковник А.Попов.

Әлбәттә, мондый җылы эчтәлекле хатларның килүе районыбыз, республика өчен зур горурлык. Якташыбыз, батыр егет Заһирга киләчәктә дә уңышлар, рух ныклыгы, барлык яугирләрнең җиңү белән исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: