+21 °С
Болытлы
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Югары Яркәйдән "Хан" һәм Рсайдан "Сомали" чакырулы яугир егетләребез "Батырлык өчен" медальләре белән бүләкләнделәр.
Бу хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм оста гамәлләре өчен лаеклы бүләк.
Якташларыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз һәм Ватаныбызга тугрылыклы булулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Батыр сугышчыларыбыз, исән-сау һәм зыян күрмичә өйләрегезгә кайтыгыз! Без сезне җиңү белән көтәбез!