Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
5 июль , 11:00

Егетләребез сынатмый

Махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итүче якташларыбыз турында яхшы хәбәрләр алу безнең өчен зур шатлык.

Егетләребез сынатмый
Егетләребез сынатмый

Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге игътибарсыз калмый.
Этәй авылында туган, Шәйморатов батальонында хезмәт итүче "Штранс" чакырулы яугиребез хәрби бурычын үтәгәндә кылган кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен Батырлык орденына лаек була.
Шушы көннәрдә Иске Татыш авылыннан якташыбыз Рөстәмнең хезмәт иткән гаскәр часте командирыннан Рәхмәт хаты килә. Рөстәм беренче көннәрдән үк үзен Ватаныбызны намус белән яклаучы ышанычлы сугышчан иптәш итеп күрсәтә. Хезмәттәшләре аны кыю һәм тәвәккәл кеше буларак билгелиләр. Ул беренчеләрдән булып Шәйморатов медале белән бүләкләнә.

Батыр якташларыбызга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга сәламәтлек, исән-имин өйләренә кайтуларын теләп калабыз.

Чыганак

Егетләребез сынатмый
Егетләребез сынатмый
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: